Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Төп хәбәр

Бруцеллездан ничек сакланырга?

Әлегә кадәр безнең районда бруцеллез авыруының барлыкка килү очрагы булмады

Соңгы елларда терлекләр арасында да онытылып барган авырулар баш калкыта. Бруцеллез – шундый авыруларның берсе. Күрше-тирә районнарда һәм республикаларда бу авыру чыгу очраклары ишетелеп тора. Әлегә кадәр безнең районда бруцеллез авыруының барлыкка килү очрагы булмады.

Бруцеллез – һава һәм ризык аша терлектән – терлеккә, терлекләрдән – кешеләргә, кешедән терлеккә күчә алучы йогышлы авыру. Ул кан тамырлары, ашкайнату, сидек куыгы системаларының зарарлануына китерә, ди белгечләр. Сыерларда әлеге авыру үле бозау тудыру (бозау ташлау, салу) белән характерлана. Карындагы яралгы 6-8 айлык вакытта төшә. Авыру көтүлеккә башка хуҗалыклардан терлекләр керткәндә, сәламәт һәм авыру терлекләрне бергә көткәндә, көтүдәге малларга инфекция эләккән сулыклардан су эчерткәндә һәм башка кагыйдәләрне сакламау сәбәпле тарала.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 14 февраль саныннан укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев