Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Башлангыч сыйныф укучылары - «Россия бөркетләре» сафында

Быелгы уку елында Россия мәктәпләрендә һәм урта махсус уку йортларында “Алдынгылар хәрәкәте”нең беренчел бүлекләре ачылды

Ә башлангыч сыйныф укучылары “Россия бөректләре”нең социаль активлыгын үстерү программасы буенча эшли башлады. Бу көннәрдә бөтен Россия буйлап алдынгылар хәрәкәтенең “Россия бөркетләре” баскычына балалар кабул ителә. Балалар тормышындагы әлеге яңа вакыйга мәктәпләрдә зур бәйрәм итеп билгеләп үтелә.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә бу чара татар телендә алып барылды. Балалар бөркетләр турындагы риваять белән таныштылар, гимн башкардылар. Барысы 171 бала Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга вәгъдә бирделәр.

“Россия бөркетләре” сафына кабул ителү – һәр бала өчен истәлекле вакыйга. Бу эштә аларга “Алдынгылар хәрәкәте” лидерлары булырга өлгергән өлкән сыйныф укучылары ярдәм итә. “Россия бөркетләре” билгесен дә укучыларның күкрәкләренә алар беркетте.

Мөслим лицеенда “Россия бөркетләре” сафына 259 башлангыч сыйныф укучысы кабул ителде. Программа җиде юнәлешкә бүленгән. Ул танып-белү, Ватан, Гаилә, Табигать, Матурлык, Иҗат, Команда, Дуслык, Сәламәтлек, Спорт, Мәрхәмәт, Кайгырту кебек төшенчәләрне үз эченә ала.

“Бөркет” булу ул — һәрнәрсәдә һәм һәрвакыт беренче булу, үзеңдә Ватанга мәхәббәт, тырышлык һәм белемгә омтылыш тәрбияләү, башкалар өчен үрнәк булу дигәнне аңлата. Балаларыбыз шундый булып тәрбияләнер дигән ышаныч бар.

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев