Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Барысы да укый: альтернатива бар

Газета-журналлар өчен тагын бер әбунә чоры тәмамланды. “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасы да яңа елга яңа тираж белән аяк басты. Бу – безнең коллектив өчен генә түгел, газетабызны укучыларның тугрылыгын сынау чоры да.

Базар мөнәсәбәтләре басманың бәясен күтәрергә мәҗбүр итә. Җитмәсә, почта хезмәте дә чыгымчылап тора. Газета укучыларны бу куркытмый. Почта хезмәтенә булдыра алган кадәр альтернатива да тәкъдим итәбез бит: дистәдән артык язылучы булганда, газетаны оешмаларга илтеп бирәбез, атнага бер тапкыр чыгучы газетаны редакциядән килеп алучылар да күп. 2024 елның беренче яртыеллыгында газетаны шул рәвешле 300 әбунәче укыячак.

Хезмәт коллективларыннан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе – алдынгылар рәтендә. Аларга альтернатив язылу юлы белән – 36, почта аша 31 “Авыл утлары” газетасы киләчәк.

Мәктәп директоры Гөлшат Галиева коллективтагы һәр гаиләгә ана телебездә – татар телендә чыгучы бердәнбер район басмасын алдыру тәкъдиме белән чыккан. Тукайлылар башкача булдыра алмый: язылу – 100 процент!

Гөлназ Җәлилова 

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 гыйнвар санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев