Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Бәйрәм белән, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре!

10 ноябрь көнне Роcсия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре.

10 ноябрь көнне Роcсия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре.

Әлеге уңайдан эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлауларын җиткерделәр. Бәйрәм уңаеннан район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Эчке эшләр органнарының Мөслим бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Вахитов җылы теләкләрен ирештерделәр. бәйрәм котлауларын җиткерделәр.

Бу тарихи истәлекле көн. Хокук һәм җәмәгать тәртибен саклауда эшчәнлегегез һәрчак югары бәяләнә, тормыш-көнкүрештә иминлек тәэмин итүчеләр буларак, кешеләр киеренке вәзгыятьләрдә сезгә таяна. Үз бурычыгызны закон кушканча үтәп, районда җәмәгать иминлеген тәэмин итү, милеккә кул сузучыларны кисәтү, хокук бозучыларны тәрбияләү эшенә зур өлеш кертәсез. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете, кешеләр иминлеге хакына авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телибез, диделәр җитәкчеләр.

Чара ахырында намуслы хезмәтләре өчен бер төркем хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды.

Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев