Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Авыл җирлекләренең милек налогы түләнмәгән

29 сентябрь көнне район хакимият бинасында авыл җирлеге башлыклары, аларның сәркәтибләре белән берлектә, район советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗәнов җитәкчелегендә җыелыш үтте.

Көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды, беренче булып авыл җирлекләрендә федерал мәгълүмәти адрес системасына җирлектә булган йортларны кертү тәртибе. Бу сорау буенча Зәй район налог инспекция белгече Миләүшә Илшатовна чыгыш ясады. Шулай ук район финанс-бюджет палатасы рәисе Наилә Бубекова бу көнгә кадәр авыл җирлекләрендә тулаем милек налогы җыелып бетмәгәнлекне искәртеп китте, һәм шушы көннәрдә бу мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәклекне ассызлыклады. Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә булып өлкәннәр көненә әзерлек булды. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов чыгыш ясады. Өченче сорау булып авыл җирлекләрендә су мәсьәләсе торды. Бу хакта "Мөслим инжнерлык челтәрләре" җәмгыяте директоры Рамил Хафизов аңлатып китте. Тулаем алганда авыл җирлекләре башлыкларына ел ахырына тикле хөкүмәт алдында булган бурычларны бетерергә, авыл халкы белән тыгыз форматта эшләргә кирәклекне җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев