29 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Мөслим мафиясе "Дуслар-клаб"ка җыелачак
2 октябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәге специалистлары "Очкын" активистлары хәрәкәте белән берлектә "Дуслар Клаб" та 17:00 сәгатьтә "Мафия" уены үткәрәчәкләр. Барлык теләүчеләрне "Дуслар клаб" та көтеп калабыз. Яхшы, күтәренке кәеф тәэмин ителәчәк, дип хәбәр итәләр "Мизгел" яшьләр үзәгеннән.
-
Пенсионерлар да университетта белем ала
Район пенсия фонды "Университет третьего возраста" проекты кысаларында пенсия яшендәге гражданнар өчен төрле укыту-өйрәтү курслары оештыра.
-
Чүп түккән өчен мөслимлеләрнең 15 мең сумга якын әҗәте бар
Район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе халыктан көнкүреш калдыкларын җыюны дәвам итә. Бүгенге көндә район буенча 5312 кеше белән килешү төзелгән.
-
Авыл җирлекләренең милек налогы түләнмәгән
29 сентябрь көнне район хакимият бинасында авыл җирлеге башлыклары, аларның сәркәтибләре белән берлектә, район советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗәнов җитәкчелегендә җыелыш үтте.
-
Пенсия яшендәгеләр өчен вакансияләр ярминкәсе оештырыла
"Мөслим районы мәшгульлек үзәге" дәүләт казна учреждениесе "Вакансияләр ярминкәсе" үткәрә. Чарага районның һәм якын-тирә районнарның эшче көчләргә ихтыяҗы булган оешма-предприятиеләре чакырыла.
-
Гөлфәрия Сәлимова: "Китапны чыгаруда хезмәт куйган һәркемгә рәхмәт әйтәсе килә"
Россиядә әдәбият елы кысаларында 21-22 сентябрь көннәрендә районыбызда Татар әдәбияты көннәре үтте. Район мәдәният йортында авылдашыбыз - мәгърифәтче Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабын тәкъдир итү үтте.
-
Өлкәннәр игътибарына: конкурс!
Өлкәннәр декадасы кысаларында 8 октябрьдә республикада "Компьютерное многоборье" дип исемләнгән конкурс узачак. Биредә пенсия яшендәге 1 ир һәм 1 хатын-кыз катнаша ала.
-
Күбәк урта мәктәбе базасында пенсионерлар компьютер курсларын үтә
Район эш һәм мәшгульлек үзәге ел саен өлкән яшьтәге гражданнар өчен бушлай компьютер курслары оештыра. Узган елны бу курсларны барлыгы 15 райондашыбыз үткән булса, быел төркемгә 14 кеше тупланган һәм алар барысы да Иске Карамалы авыл җирлегеннән.
-
Мөслимдә Спартак Әхмәтовны искә алачаклар
23 октябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында 1965-1980 елларда Мөслим урта мәктәбенең күренекле укытучысы, Татарстанның мәгариф отличнигы, хезмәт ветераны Спартак Әхмәтовны искә алу кичәсе узачак.