Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Армрестлинг буенча Россия беренчелегендә җиңү яуладылар

Орел шәһәрендә уздырылган армрестлинг ярышларында Мөслим районы спортчылары призлы урыннар яуладылар.

2-16 март көннәрендә  Орел шәһәрендә армрестлинг дөньясында иң масштаблы вакыйга – Россия беренчелеге узды. 850 дән артык спортчы арасында райондашларыбыз да егәрлекләрен сынады. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Мөслим районының кул көрәшчеләре катнашты һәм җиңү яулады.
55 кг үлчәү категориясендә Россиянең спорт мастеры Илина Бариева  алтын медаль яулады һәм икенче тапкыр Россия чемпионы булды.
Илзирә Зиннурова 45 кг үлчәү категориясендә  беренчелекнең бронза медален яулады. Бу Илзирәнең Бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларда тәүге җиңүе булды.
Раил Хөснетдинов 70 кг үлчәү авырлыкта бронза медальгә лаек булды.
Россиянең спорт мастеры Илһам Бариев 19-23 яшь категориясендә көмеш һәм бронза медаль яулады.
60 кг кадәр үлчәү авырлыгында Раян Хәйруллин көмеш һәм бронза медальгә ия булды. Айзат Әхмәдуллин 70 кг кадәр үлчәү категориясендә иң яхшы дүртлеккә керде! 
Әмир Каюмов һәм команданың иң яшь катнашучысы Салих Сафин матур көрәш һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте.
Спортчыларның  тренерлары - Ларис Бариев.

Фото - спорт мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армспорт