Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Архитекторлар җирлек халык белән берлектә семинар уздырдылар, семинарда ТР президенты ярдәмчесе Наталья Фишман катнашты

«Мизгел» яшьләр үзәгендә ТР президенты Р.Миңнеханов ярдәмчесе Наталья Фишман белән берлектә семинар узды. Әлеге семинар Хафизов урамында булачак парк һәм «Ык» елгасы буендагы пляжга багышланган иде. Исегезгә төшереп китәбез 2016 ел татарстанда « Елга, су зоналар саклау» елы дип игълан ителде. Шушы программа нигезендә республиканың 7 районында әлеге зоналарда зур...

«Мизгел» яшьләр үзәгендә ТР президенты Р.Миңнеханов ярдәмчесе Наталья Фишман белән берлектә семинар узды. Әлеге семинар Хафизов урамында булачак парк һәм «Ык» елгасы буендагы пляжга багышланган иде. Исегезгә төшереп китәбез 2016 ел татарстанда « Елга, су зоналар саклау» елы дип игълан ителде. Шушы программа нигезендә республиканың 7 районында әлеге зоналарда зур үшгәрешләр үткәреләчәк. Һәм шулар арасына безнең район да керде. Мәскәү, Пенза, Казан, Екатеринбургның иң талантлы яшь арихитекторлары проект әзерләп чынга ашырачаклар.

2015 ел Татарстанда «Парклар һәм скверлар елы» дип игълан ителгән иде. Әлеге программа кысаларында Мөслим дә «Пушкин» скверы булдрылды, агымдагы елда исә Хафизов урамында парк төзеләчәк. Семинарда әлеге парк хакында Казан шәһәренең «Лэнд-Сервис» компаниясенең җитәкчесе Людмила Костечева сөйләп узды. Монда булачак инфраструктура, ял итү урыннары, юллар, су фонтаннары, 10 төрле чәчәк клумбалары, төрледә төрле агачлар үзләренең гүзәллекләре белән паркны бизәп торачак.

Семинарның 2 бүлегендә булачак пляжның архитекторлары үз проекты белән таныштырдылар. Бүгенге көндә пляж нигезе эшләнеп килә. Беренче чиратта булачак пляжда ял итү зонасы, балалар площадкасы эшләнәчәк.

Әлеге пляж мөслим халкында күп кенә сораулар да тудырган иде. Бүгенге очрашуда барлык соаруларга да ачыклык кертелде. Халык белгечләр белән берлектә проектны башыннан алып ахырына кадәр анализлады. Шулай ук семинарда җирле халыкның тәкъдимнәре дә тыңланды, очрашуда яшьләр генә түгел, олы буын вәкиләре дә катнашкан иде. Һәр теләгән кеше үзенең идеяларын да җиткерде, архитекторлар исә үз чиратында барлык тәкъдимнәрне,идеяларны теркәп бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев