Алдан хәстәрен күрик
Вакцинация – вируслы авырулардан саклаучы сыналган чара.
Грипп – сулыш юлындагы вируслы авыру. Аны грипп вируслары китереп чыгара. Кайчак – эпидемия, сирәк кенә пандемия рәвешен ала. Тән кызышу, йөткерү, баш авырту, мускул һәм буын авыртуы, хәлсезлек, тамак авыртуы һәм борын тыгылу – авыруның беренче билгеләре.
Авыруны кисәтү өчен вакцинация ясатырга кирәк. Россиядә вакцинация 1996 елдан массакүләм үткәрелә башлады. Бүгенге көндә район поликлиникасында гриппка һәм коронавируска каршы вакцина ясау дәвам итә.
– Районда план буенча 9103 өлкән кеше, 2874 бала гриппка каршы вакцина ясатырга тиеш. Бүгенге көндә 4506 кеше вакцинацияләнде. Медицина хезмәткәрләре, хроник авырулардан интегүчеләр, авырлы хатын-кызлар барысы да вакцина ясатты. Вакцина ясатучылар арасында мәгариф хезмәткәрләре, 60 яшьтән өлкәнрәкләр, “риск” төркеменә керүчеләр азрак. Гомумән алганда, күрсәткечләр начар түгел, әмма балаларга вакцина ясату акрын бара, – ди хастаханәнең баш табибы Дамир Сөләйманов.
Августтан башлап шушы көнгә кадәр район хастаханәсенә өлкәннәр өчен 2810 доза “Совигрипп” һәм “Ультрикс квадри” вакциналары, балалар өчен 2870 доза вакцина кайткан. Өлкәннәр сәламәтлекләренә битараф түгел. Ел саен вакцина ясатучылар да, быел беренче тапкыр вакцинация үтүчеләр дә бар.
– Иртәнге планлаштыру утырышында баш табиб чыгышын тыңлаганнан соң гриппка каршы вакцина ясатырга булдым. Ковидка каршы вакцинацияне үткән идем инде, – ди район башлыгы Альберт Хуҗин. – Халыкны нинди дә булса авыруга каршы вакцина ясатырга өндәгәндә үзең үрнәк күрсәтергә кирәк. Гриппка каршы вакцина өчен чимал районыбыздагы “Чайка” фермер хуҗалыгында җитештерелә. Вакцинация – үзебезне, хезмәттәшләрне һәм якыннарыбызны вируслы авырулардан саклаучы бердәнбер сыналган чара, дип уйлыйм.
Авырудан соң төрле өзлегүләр булырга мөмкин. Вакцинацияне хәзер үк ясатканда, сезон башланганчы без инде “коралланган” бу- лабыз.
Вакцина ясатыр алдыннан тикшеренү узу кирәк түгел. Вакцина ясатмас өчен бердәнбер сәбәп – препаратка авыр аллергия реакциясе.
Хроник авырулар көчәйгәндә вакцина ясатуны берникадәр вакытка кичектереп торырга була.
Район поликлиникасында бу төр хезмәт бушлай күрсәтелә. Вакцинация үтәргә теләк белдерүчеләр 30 кешедән дә ким булмаса, та- библар оешмаларга да бара.
Наилә Сәлахова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев