Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Аграрийлар язны көтә

Басу-кырларда ап-ак булып кар ята. Үсемлекләр кышкы йокыга талган. Бу беренче карашка гына шулай тоела.

Чынлыкта исә кар астындагы үсемлекләрдә, көздән чәчелгән уҗым басуларында тормыш дәвам итә. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә тик тормый: кышны язгы кыр эшләренә әзерләнеп үткәрә. 

Шушы көннәрдә “Россельхозцентр” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим бүлеге хезмәткәрләре басуларда уҗымнар торышын тикшерде. 
– Районда 16944 гектар мәйданда көзге чәчү башкарылды, – ди бүлек җитәкчесе Мизхәт Нәбиев. – “Россельхозцентр” тәкъдиме белән ай саен уҗымнар торышы тикшерелә. Гыйнварда “Август-Мөслим” агрофирмасының көзге бодай чәчелгән басуын карадык. Тикшерү нәтиҗәләре нигезендә уҗым торышы яхшы дип бәяләнде. Февраль һәм март айларындагы күзәтүләр дә яхшы нәтиҗәләр бирер, дип көтәбез. 

Бүген авыл хуҗалыгы формированиеләрендә минераль ашлама туплау белән шөгыльләнәләр. Бу эш “Август-Мөслим”, “Туган як” һәм “Намус” агрофирмаларында оешкан төстә бара.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2024 ел 19 гыйнвар санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев