Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Сынатмадылар

17-21 октябрь көннәрендә районда гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләре үтте.

Мондый өйрәнүләр районда биш ел саен үткәрелә. Ул гадәттән тыш хәлләр булганда эвакуация комиссиясенең эш-хәрәкәтләрен ачыкларга ярдәм итә.
Өйрәнүләр барышында документация һәм команданың эшчәнлеге гамәлдә тикшерелде. Өйрәнүләр барышында республика җитәкчелеге тарафыннан җиткерелгән “шартлы” күрсәтмәләр үтәлде. Шартлы рәвештә районга чит шәһәрдән алты меңнән артык эвакуацияләнүчеләр килде. Эвакуация комиссиясе аларга яшәү урынын табу, кайнар ризык белән тукландыру, беренче ярдәм күрсәтү һ.б. мәсьәләләрне чиште. Күрсәтмәләрнең нинди тизлектә һәм нинди дәрәҗәдә башкарылуына карап, районга бәя бирелде. Нәтиҗәдә Мөслим районы командасы өйрәнүләрдә “яхшы” дигән бәя алды.
Җомга көнне шундый ук укуөйрәнүләр махсус хезмәтләр – гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге, янгын сүндерү, ашыгыч ярдәм һәм эчке эшләр бүлекләре өчен оештырылды. Шул ук вакытта газ участогы һәм район электр челтәрләре җәмгыятенең эшхәрәкәтләре дә гамәлдә тикшерелде. Иртән “күпфатирлы йортта газ шартлады” дигән хәбәр керде. Аннан стратегик әһәмияттәге предприятиедә янгын һәм юл-транспорт фаҗигасе турында хәбәрләр җиткерелде. Алда әйтелгән службаларның күпчелеге һәр “вакыйга”ның үзәгендә булды. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре һәр службага аерым һәм уртак хезмәттәшлек өчен бәя бирде. Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге “бик яхшы” билгесен алды, калганнарга “канәгатьләнерлек” дигән бәя бирелде. Гомумән алганда, һәр служба үз вазыйфаларын намус белән башкарды.
Комплекслы штаб өйрәнүләре вакытында “Мөслим сөт комбинаты” җәмгыятендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу ачыкланды. Оешмада беренчел янгын сүндерү чаралары юк. Хезмәткәрләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белми. Объект янгын турында хәбәр итү һәм халыкны эвакуацияләү системасы, автомат янгын сигнализациясе белән җиһазланмаган. Территориядә янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итү көйләнмәгән. Эвакуация юлларының берсе склад ягыннан янучы материаллар белән капланган.
Мондый өйрәнүләр, әйткәнемчә, биш ел саен үткәрелә. Куркырлык сәбәпләр юк. Шуңа охшаш өйрәнүләрне районның террорга каршы көрәш комиссиясе дә оешма-предприятиеләрдә, мәгариф учреждениеләрендә еш үткәрә. Команда өйрәнүләре белем-күнекмәләрне гамәлдә сынап карарга ярдәм итә.

Римма Афзалова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев