2016 ел ТР Президенты тарафыннан “Татарстанда су саклау зоналары елы” дип игълан ителгән иде. Аның кысаларында районда зур проект тормышка ашырыла – Ык елгасының Мөслим авылы янындагы үзәнлегендә ял зонасы эшләнә
Төп хәбәр

2016 ел ТР Президенты тарафыннан “Татарстанда су саклау зоналары елы” дип игълан ителгән иде. Аның кысаларында районда зур проект тормышка ашырыла – Ык елгасының Мөслим авылы янындагы үзәнлегендә ял зонасы эшләнә

Бу күләмле проектны тормышка ашыру өчен респу­блика казнасыннан 30 млн сум күләмендә финанс средствосы бүленде. Әлеге средстволарга су кана­лы казылды, асфальт юллар һәм брусчатка җәелде.

Шул ук вакытта җирле бюджеттан да акча карал­ган. Май аенда башланып киткән эшләр бүгенге көндә инде төгәлләнү стадиясенә якынлашып килә. Биредә җир грейдерланып, территориягә үлән чәчелде, яшелләндерү һәм төзекләндерү уни­тар предприятиесе чәчәк композицияләре, агач-куаклар утыртты. Агачларның күп өлеше питом­никлардан кайтартылса, калганнары район ур­манчылыгыннан алынды. Ял зонасында юллар ясалып бетеп килә. Биредә асфальттан, агачтан һәм брусчаткадан юл­лар (аларның гомуми озынлы­гы 3 километрдан артык) салы­на. Велосипедта йөрүчеләр өчен - аерым, җәяүлеләр өчен аерым юл булдырылган. Су каналы буй­лап агачтан ясалган юллар китә. Кечкенә сулыкта киләчәктә ката­маран белән йөзү мөмкинлеге дә булачак. Юл буйлап эскәмияләр дә куелачак. Территориядә ял итү өчен дә бүрәнәдән үзенчәлекле эскәмияләр булдырылган. Бүгенге көндә зоналарны яктырту эшләре бара. Биредә 76 данә светодио­лы яктырткыч өчен баганалар ку­елачак. Аларның 33е инде мон­тажланган, шул ук вакытта 14 данә "одуванчик (тузганак)" яктырту композицияләре эшләнгән.

Ял зонасына килгән кунаклар­ны "Стоун-парк" - ташлар пар­кы каршы ала. Ташлардан ком­позиция ясау идеясе эш процес­сында барлыкка килгән. Архитек­торлар фикеренчә, Ык буе ял итү зонасының тематикасы безнең җирлек вакыйгаларын чагылды­рырга тиеш. Балалар мәйданчыгын Казан шәһәренең "Зарница" оеш­масы махсус проект буенча ясап алып кайткан. Мәйданчыкны алар үзләре үк урнаштырачак та. ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман бүләк йөзеннән динозавр фигурасы кайтарачак.

Бу көннәрдә ял зонасына Пуш­кин урамыннан төшкән юлдан ка­нал аша басма куелды. Әлеге бас­маны шәхси эшмәкәр Игорь Бубе­ков ясаган.

Ял зонасында амфитеатр да бу­лачак. Тамашачылар өчен урыннар инде әзерләнгән, сәхнә дә ясалып бетеп килә, амфитеатрның тирә-юненә үлән чәчелде.

Ял зонасына Набережная, Октябрьская һәм Пушкин урамна­рыннан төшү каралган. Биредә шу­лай ук машина кую өчен өч урын­да парковка ясала. Һәр парков­ка кимендә 25-35 машина сый­дыра алачак. "Ял зонасын төзүдә районның оешма-предприятие хезмәтчәннәре үзләреннән зур өлеш кертте. Өч ай дәвамында биредә 2000 гә якын райондашы­быз хезмәт куйды", - ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов.

Ык буенда кышын башланып киткән эшләргә беренче мәлләрдә мөслимлеләр сагаебрак караган булса, бүген инде кызыксынулары артканнан-арта бара. Гаиләләре, кайткан кунаклар белән кечкенә экскурсияләр дә оештыралар, эш барышы белән танышалар. Әле кайчан гына чүп үләненнән баш­ка нәрсә үсмәгән, чүп-чарга батып барган Ык буеның күзгә күренеп үзгәрүенә, матураюына таң кала­лар.

Миләүшә ЗӘКИЕВА.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев