3 август 2016 яңалыклары
-
МТВ 3.08.2016
-
2016 ел ТР Президенты тарафыннан “Татарстанда су саклау зоналары елы” дип игълан ителгән иде. Аның кысаларында районда зур проект тормышка ашырыла – Ык елгасының Мөслим авылы янындагы үзәнлегендә ял зонасы эшләнә
Бу күләмле проектны тормышка ашыру өчен республика казнасыннан 30 млн сум күләмендә финанс средствосы бүленде. Әлеге средстволарга су каналы казылды, асфальт юллар һәм брусчатка җәелде.
-
Аномаль кызу көннәрдә ашыгыч ярдәм бүлегендә эш арткан
Соңгы өч көндә ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре 60 тапкыр чакыруларга чыккан, 22 кеше бүлеккә үзләре килгән. Гомумән алганда, 14 балага һәм 68 балигъ булган затка медицина ярдәме күрсәтелгән. Шулардан биш кеше хастаханәгә дәваланырга салынган, 14 кеше көнкүрештә имгәнү алган булган, ике кешене кояш суккан.
-
Ат асраучыларга ярдәм
Татарстан Республикасында шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәменең төрләрен арттыра. Әйтик, 2016 елда хуҗалыкларга өч яшьтән олырак атларны асрау өчен терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарның бер өлеше субсидияләнә. Чараның максаты - әлеге хайваннарның баш санын саклап калу. Бер баш атка 3 мең сум субсидия бирелә. Ярдәмнең күләме терлек азыгы сатып алуга...
-
Ык буе ял итү зонасында халык дружинасы эшли
Бу көннәрдә халык дружиналары һәм район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре төзелеп килүче "Курай" паркына, Ык буе ял итү зонасына һәм район үзәгенә рейдка чыктылар. Рейд милекне урлау һәм зыян салмау, шулай ук ял итүчеләрнең сәламәтлеген саклау максатыннан оештырылды.Алга табад рейдлар дәвам итәчәк. Район буена юл-патруль хезмәтедә эшли дип хәбәр итәләр...
-
Балалар экскурсиядә
Бүген "Ләйсән" балалар бакчасының икенче кече төркеме балалары экскурсиягә чыктылар. Балалар "Туган як" ны өйрәнү музеенда, балалар китапханәсендә, Дан һәм Хезмәт мемориаль комплексында, район үзәгендә урнашкан фонтанга экскурсия бардылар.
-
Яңа билгеләр куелды.Руль артында утыручылар игътибарлы булыгыз
Вахитов урамыннан Фәез Рәшитов урамы киселешеннән алып, Кооператив киселешенә кадәр төп юл исәпләнә. Кооператив урамыннан Вахитов урамына керү тыела. Шулай ук Бакча урамы Пушкин һәм Колхоз урамына карата төп юнәлеш була. Тиешле билгеләр куелды, район юл хәрәкәте иминлеген дәүләт инспекторлары яңа билгеләр буенча эшли башлады. Игътибарлы булыгыз!
-
Нияз Шәрипов белән очрашу узды
2 август көнне Үрәзмәт мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә солдат егете Нияз Шәрипов белән очрашу кичәсе үтте. Очрашуда авыл яшьүсмер егетләре катнашты. Нияз солдат тормышы, көн-күреше хакында авылдашларын таныштырды.
-
Районара мәдәният хезмәткәрләре кара-каршы концертлары бара
Мәдәният министрлыгы тәкъдим иткән кара-каршы концертлар дәвам итә. 29 июль көнне Мөслим районы үзешчәннәре Сарман районы Каташ-Каран авылында былтыр сафка бастырылган мәдәният йортында чыгыш ясадылар.
-
Райондашларыбыз үз өлешләрен кертәләр
Ык буенда масштаблы эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә биредә мәктәп коллективлары, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге белгечләре көн саен эшлиләр. Агач һәм брусчаткадан юллар салу бара, амфитеатр өлешендә сәхнә монтажлана, ут баганалары урнаштырыла. Шулай ук биредә бүген лаеклы ялда булган райондашларыбыз үз өлешеләрен кертәләр. Алар су каналы буенда...