Роза һәм Илгиз Низамовлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде
60 ел элек, 7 июль көнне, Роза һәм Илгиз Низамовлар кызыл туйларын билгеләп үткәннәр. Ул чордан бирле бик күп вакыт узса да, елларның үткәне сизелмәде дә, диләр алар. Низамовлар бәхет касәләрен матур эшләре, үрнәк гомер юлы белән тулы иткәннәр. Роза һәм Илгиз Низамовлар гаиләсе районыбызда һәркемгә яхшы таныш
Роза Нәгыйм кызы – гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы. Хәзер дә белем бирүдән туктамый ул. Мөслим гимназиясендә Роза ханым оештырган чигү түгәрәге чын-чынлап остаханәгә әверелде. Сәнгать һәм сабырлык аша ул балаларны туган ягыбыз табигатенең матурлыгын күрергә, халык мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен сакларга өйрәтә. Район үзәк китапханәсендә дә ул – даими кунак. Биредә ул еш кына чигү буенча мастер-класслар үткәрә, тәҗрибәсен бүлешә. Мәдәни чараларда Роза ханым бик матур итеп шигырьләр укый.
Илгиз Хафизович – җитәкче юлын үтеп, бүген дә иҗтимагый тормыш үзәгендә кайнаучы аксакал. Район ветераннар советын җитәкли ул, җирлегебез өчен мөһим эшләрнең башында тора: зиратларда һәм истәлекле урыннарда өмәләр оештыру, юбилейларын билгеләп үтүче өлкәннәрне хөрмәтләү, район тарихында күренекле эз калдырган шәхесләр белән истәлекле очрашулар үткәрү һәм башкалар. “Мөслим авыл җирлеге башлыгы, район “Инженерлык челтәрләре” җәмгыятендә җитәкче кебек үтә җаваплы хезмәтләрне сыкранмыйча, күңелен биреп үз югарылыгында башкарды Илгиз”, – дип билгеләп үтте Фоат Садриев.
Аларның йорты – җылы учак, аның ишекләре һәркемгә ачык. Низамовларның иң зур байлыгы – кызлары Чулпан һәм Гөлнара. Алар, әти-әниләре кебек үк, гомер елларын тырыш хезмәттә һәм игелекле гамәлләр белән узалар. Бәйрәмдә алар да әти-әниләренә матур теләкләрен җиткерделәр:
– Әти белән әни безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Безгә матур тәрбия бирделәр, игелекле һәм ярдәмчел булырга, хезмәт сөяргә өйрәттеләр. Безнең балачагыбыз бик бәхетле узды. Бәйрәмнәр эчендә үстек, дисәк тә, ялгыш булмас. Әти белән әни безне һәрвакыт бәйрәмнәрдә йөрттеләр, музыкаль, аннан югары белем алырга булыштылар. Балаларыбызны үстерергә, аларны яхшы кешеләр итеп тәрбияләргә дә зур өлеш кертте хөрмәтлеләребез. Әле бүген дә әти-әниебез безне кайгыртып, терәк булып гомер итә. Ихлас күңелдән рәхмәт сезгә, әти, әни! – дип, кызлар әти-әниләренә чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Илгиз Низамов хис-кичерешләре белән дә бүлеште.
– Без бүген бик дулкынландыргыч, сөенечле хисләр кичерәбез. 60 ел бергә яшәгәнбез! Артка борылып карагач, гомер бик тиз үткән кебек тоела. Әмма, ул елларның һәр мизгелен күз алдыннан үткәрсәң, шактый катлаулы да, шул ук вакытта шатлыклы вакыйгалар да булган. Күп кенә очрашуларда гаиләләрдән: “Савыт-саба шалтыраганы булдымы?” – дип сорыйлар. Күп гаиләләр “юк” дип җавап бирә. Әмма безнең гаиләдә ул гел шалтырап торды, ләкин берсе дә беркайчан да ватылмады. Гаиләбез өчен менә шунысы кыйммәт! Гаилә булгач, озын гомер юлы узганда, савыт-саба шалтырамыйча гына, гел сөешеп, иркәләнеп кенә яшәп булмый торгандыр, – диде ул. – Мәхәббәтсез тормыш корып булмый. Бик сирәк гаиләләр генә әлеге хисләрсез гаилә кора торгандыр. Тик шушы мәхәббәтне, яратуны, бер-береңә булган җылы хисләрне гомер буена саклап кала белү өчен уртак тырышлык һәм сабырлык кирәк. Гаилә башлыгы, ир-ат буларак, минем өчен беренче урында һәрвакыт җаваплылык хисе булды. Гаилә, тормыш иптәше, балалар, туганнар өчен җаваплылык мине һәрвакыт озата барды. Җаваплылык башкарган хезмәт өчен дә бик кирәкле, ә бу безнең гаилә өчен уртак кагыйдә булды. Һәм бу кагыйдәләрне без балаларыбызга да ышанычлы тапшыра алдык.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 10 июль саныннан укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы, Гөлназ Җәлилова видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев