Йөрәгемнең җимеше син, балам!
Авыру баласының хәлен җиңеләйтү өчен әниләр барысына да әзер
Кечкенә буйлы Энҗенең үзе кадәрле улын җиңел итеп кенә күтәреп өстәл артына утыртуын, аңа җылы сүзләр әйтеп, “сабыем”, “тәмле улым” дип көйләп, ризыклар каптыруын күрергә туры килгәне бар. Шул мизгелләрдә ана белән бала арасындагы җылылык, ананың улына булган мәхәббәте, ә баланың анасына булган ышанычлы карашы әле бүген дә күз алдымда тора. Елмаеп кына торучы, тормыш авырлыкларыннан зарлана белмәүче, очрашканда, ашыга-ашыга синең хәлеңне сорашучы, сукрана башласаң, ипләп кенә тынычландыручы Энҗенең улының мөмкинлекләре чикле булуын күпләр белми дә торгандыр.
Алмаз – Энҗе белән Раиф Хәйбрахмановларның көтеп алынган беренче уллары. Нарасыен җиңел күтәрә Энҗе.
– Авырлы вакытта 9 ай буе бернинди авыртулар да булмады, бер тапкыр да чирләмәдем. Ул елны җиләк бик уңган иде, Раиф белән җиләккә йөрдек. Печән әзерләүдә дә катнаштым. Авырлы булсам да, үземне авыр хис итмәдем. Киресенчә, балабыз туачагына сөенеп, шатланып үткәрдем көннәрне, – ди Энҗе йөкле чагын искә алып.
Ә менә тулгагы башлангач, 17 сәгать буе чирли ул. Суы төнлә үк китеп, тәүлек буе авырый Энҗе. Амбулатор картасына табиблар тарафыннан куелган диагнозы язылган булса да, хастаханәдә нигәдер Кесарев ысулын кулланмыйлар.
– Улымны авырлык белән тудырдым. Тик аны кулыма алып, күкрәгемә дә кыса алмый калдым, шул ук көнне баланы Яр Чаллы хастаханәсенә алып киттеләр. Алмазыбызны бер ай дәвамында яңа туган балалар патологиясе бүлегендә күзәттеләр. Ул вакытта кичергәннәремне бер Аллаһ белә. Башка кешеләр тудыру бүлегеннән сөенеп, сабыйларын күтәреп чыкканда, мин күкрәгем тулы утлы күмер белән чыктым, – ди Энҗе Хәйбрахманова, газиз улын кочып.
Бер айдан соң ананың үзен дә хастаханәгә чакырталар. Энҗе ханым Алмазы белән хастаханәдә тагын бер ай ятып чыга. 1 яшькә кадәр әти-әни уллары белән сөенечле көннәр үткәрә. Алмазның ул вакытта авыртынулары, көзән җыерулары булмый әле. Балага 1 яшь тулгач, ата-ана улларының аякка баса алмавын, дөрес утырмавын искәреп, табибларга мөрәҗәгать итәләр.
– Алмазыбыз аягына авыр баса иде. Балага утырып тору да кыен була башлады. Хастаханә юлларын таптый башладык. Шунысы үзәгемә үтте: кайсы гына табибка барсак та, берсе дә “улыгыз авыру” дип әйтмәде. Башта ук әйткән булсалар, табибларга иртәрәк күренгән булыр идек. Бәлки, нәтиҗәсе дә булыр иде. Шулай итеп 1,5 яшь вакытта улыбыз Алмазга “балалар церебраль параличы” дигән диагноз куйдылар. Бу хәбәрне алган көн – тормышымдагы иң авыр, кара көннәремнең берсе булгандыр, мөгаен. Әти-әни өчен баласының авыру икәнен аңлау һәм кабул итү, авыру белән килешү шундый авыр! Хастаханәдән кайтуыбызга безгә инвалид коляскасы китереп куйганнар иде. Колясканы күрү белән урамга чыгарып атуымны сизми дә калдым. “Без бу коляскада йөрмәячәкбез! Без аякка басачакбыз”, – дидем үземә. Баламның авыру булуын кабул итәсем килмәде, – ди Энҗе.
Алар бик күп табибларга, төрле хастаханәләргә мөрәҗәгать итәләр. Алмаз авырый башласа, аның белән мең кат чирләп, аның хәле яхшыргач, шуңа мең кат шатланып яши гаилә.
– Нинди генә хастаханәләрне күрмәдек, нинди генә табибларга бармадык! Тормыш иптәшемә – Раифыма мең рәхмәт! “Менә шундый табиб бар икән, шунда барыйк әле”, – дисәм, төнме ул, көнме – Раифым белән юлга кузгалдык. Әти-әнием (икесе дә мәрхүмнәр инде) һәм кайнанам белән кайнатам безнең терәгебез һәм таянычыбыз булдылар. Рәдит әти белән Бриллиант әни хәтта, 1,5 яшьлек Алмазыбызны алып калып, миңа эшкә йөрергә тәкъдим иттеләр. Иске Карамалы авылындагы балалар приютында, район үзәгендәге “Ләйсән” балалар бакчасында, Метрәй балалар бакчасында эшләдем. Хезмәт стажым 25 елга якын булды, – ди Энҗе
Алмаз туып берничә ел үткәч, Аллаһ Энҗегә тагын авырга узарга насыйп итә. Әмма күңелендәге курку Энҗегә баладан баш тартырга куша.
– Үзәк поликлиникада хезмәт куючы гинеколог Айгөл Нассер мине бу ялгыш адымны ясаудан туктатып калды. Мең рәхмәт аңа! Ул, мине каршысына утыртып: “Энҗе! Бу адымны ясарга беркайчан да соң түгел, ашыкма! Бер генә бала белән калырга ярамый, сезне әле алда матур киләчәк көтә. Бу балаң тормышыгызны бөтенләй үзгәртәчәк! Борчылма, без сиңа Түбән Кама хастаханәсенә юллама бирәбез. Син шунда табибларга күренерсең, бәбиеңне табарсың. Барысы да яхшы булачак”, – дип, миңа канатлар куеп кайтарды. Шулай итеп башта – Рәмзилебезне, аннан Исламыбызны алып кайттык. Аллаһыма мең рәхмәт, бүген шушы өч улыбыз белән шатланып, сөенеп гомер итәбез. Алмазыбыз сөйләшмәсә дә, йөрмәсә дә, бик сизгер бала. Әтисенең эштән кайтуын сагынып көтеп ала. Энесе Рәмзил Түбән Кама шәһәрендә һөнәри белем ала, аның да кайчан кайтачагын сизеп, ул ишектән керү белән шатлана башлый. Рәмзилебез дә телефоннан сөйләшкән саен абыйсының хәлен сорап тора, аны кайгырта. Кечкенәбез Ислам да мәктәптән кайту белән иң элек абыйсы янына йөгерә. Бергәләп уйнап та алалар. Авылда әти-әниебез балаларны һәрвакыт сагынып көтеп ала. Иң зур рәхмәтем Рәдит әти белән Бриллиант әнигә! Кайчан кайтып керсәк тә, тәмле сыйлары әзер аларның. Безне кунак итеп, барчабызны кайгыртып яшиләр. Алмазыбыз еш кына әби-бабасында икешәр көн кунак булып килә. Тормышыбызга күзләр тимәсен! Ә бит баласы урыныннан тора алмаган, авыр тормышта яшәүче гаиләләр дә бар. Аллаһ аларга сабырлык бирсен! – ди авыр вакытларда да күз яшьләре аша елмая алучы Энҗе ханым.
Ике дистә елга якын Раифның әти-әнисе белән бергә төп йортта, үрнәк гаилә булып, аңлашып, матур гомер итте Энҗе һәм Раиф Хәйбрахмановлар. Бүген алар Мөслимдә яшиләр.
– Бик күп авырлыклар, сынаулар аша узарга туры килде. Алмазыбызга 10 яшь тулганчы без һәр көнне диярлек юлда булдык. Улыбыз йөреп китәр дигән өметебез бар иде. Алмазга 14 яшь вакытта Тула шәһәренә барып, андагы табибларга күрендек. Күп тапкырлар хастаханәләрдә ятарга туры килде. Анда гыйбрәтле язмышлы кешеләр белән очрашасың, үз тормышыңа шөкер итә башлыйсың. Баласы авыру булганга гаиләсен ташлап чыгып киткән әтиләр хакында да күп ишетергә туры килде. Шуңа мин Раифыма мең-мең рәхмәтле! Раиф миңа беркайчан да каршы килмәде, баланы кая алып барыйк дисәм, шунда йөртте. Акча мәсьәләсендә дә авырлык тудырмады, ә хастаханә юлларын таптаганда акча әз түгелми ул. Без бүген барыбыз да Алмазыбыз белән бергә сулыйбыз, бергә ашыйбыз, аның белән бергә көләбез, бергә елыйбыз. Без бик бәхетле! Аллаһыма мең шөкер, алдагы гомеребез хәерле булсын! Барыбызга да исәнлек, сәламәтлек бирсен! Барлык балалар, әти-әниләр сәламәт булсыннар иде, – ди Энҗе Хәйбрахманова.
Бүген Алмазга 21 яшь. Ул йортларына кунак килгәнне бик ярата. Әтисенең, энеләренең янәшәдә булуларына үзенчә сөенечен белдерә. Янәшәсендә якыннары булганда, авыруы көчәймәгәндә, Алмазның кәефе яхшы. Әнисе Энҗене ул күз алдыннан югалтмаска тырыша. Аш-су бүлмәсенә чыгып китсә дә, әкренләп булса да артыннан чыгып җитә. Йортның нуры да, кояшы да, йолдызы да – Алмаз.
Без җиңелчә авырып китсәк тә, йөгереп йөрүче сау-сәламәт балабыз ялгыш авырлык китерсә дә: “Бу авырлык нигә миңа килде?!” – дип, зарланырга тотынабыз. Әле бусы ошамый безгә, әле тегесе. Ә бит янәшәбездә Энҗе ханым кебек көчле әниләр бар! Шагыйрь Роберт Миңнуллин шигырендәгечә:
Әнкәйләргә безнең йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык!..
Авыру бала тәрбияләүче, бөтен гомерен йөрәк парәсенә багышлаган Энҗе кебек әниләргә, чыннан да, һәйкәл куярлык!
Фотолар – Энҗе Хәйбрахманованың гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев