Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Гаилә

Ярату булган җирдә

Мөслим авылында гомер итүче Ләйсән һәм Рамил Харисовлар –бәхетле гаиләләрнең берсе

Аларның мәхәббәте 33 ел элек авыл клубында башлана. Ул көн Ләйсән өчен икеләтә истәлекле булып истә калган.

– Имтиханнарны уңышлы тапшырып, студент булганымны белеп кайткан көн иде ул. Без яшь чакта авылда көн дә кичке уеннар, дискотекалар була иде. Шул көнне Рамил мине биергә чакырды. Билемнән кысып тоткан килеш күзләремә карап: “Кемгә кунакка кайттың?” – дип сорады. Шул вакытта көләсем килде: шәһәр кызына охшатканнар бит, ә! “Шушы авыл кызы мин,” – дим. Рамил башта ышанмады. Аннан уртак танышларны барладык, кич буе сөйләшеп туя алмадык. Мин – Яңа Карамалыныкы, ул – Иске Карамалы авылы егете. Бер җирлектә яшәп, бер-беребезне ничек бер дә күрмәгәнбез дип шаккаттык, – дип искә ала Ләйсән.

Очрашып йөргән кызының ялларга, бәйрәмнәргә авылга кайтуын түземсезләнеп көтеп ала егет. Хәрби хезмәт узган, сөйкемле, сүзендә тора белүче егеткә күпләр гашыйк булса да, аның йөрәгендә дә, уенда да, янында да Ләйсән генә була.

– Ләйсән төс-кыяфәте белән аксөякләр нәселенә охшаган иде: укымышлы, зыялы һәм бик сөйкемле. Алабуга дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты, чит телләр факультетына укырга керүен белгәч, шәһәрдә алып калмагайлары дип курыктым. Күкләрдә язылган никах булгандыр, биш ел очрашып йөрдек һәм бер мәртәбә дә ачуланышмадык. Без Ләйсән белән икебез дә тыныч холыклы. Бер-беребезгә булган ихтирам, мәхәббәт балаларыбызга да күчте. Гаиләдәге үзара җылылыкны күреп, алар да игътибарлы, шәфкатьле булып үстеләр. Кызыбыз Лиана әнисе кебек педагог һөнәрен сайлады, улыбыз мин укыган төзелеш институтының 3 курсын тәмамлый. Безнең эзләрдән хәзер балаларыбыз йөри, дип сөенәбез, – ди Рамил.

Ләйсән – район үзәгендәге “Миләшкәй” балалар бакчасы мөдире, Рамил Мөслим казначылык оешмасында тикшерүче-эксперт булып хезмәт куя. Гаилә кыйммәтләрен саклау, татар халкына хас гореф-гадәтләрне кадерләп, балаларга, оныкларга тапшыру, аларга матур тәрбия бирү Харисовларның яшәү рәвешен тәшкил итә.

– Ләйсәннең әти-әнисе ике кыз үстергән, без гаиләдә ике малай үстек. Ләйсәнне беренче күрүдә үк үз балам итеп кабул иттем. Рамилне дә кода-кодагый үз уллары кебек яратты. Ике арага тузан да кундырмыйча, матур итеп яшәүләре белән үрнәк булды балалар. Гаилә коргач, берничә ел безнең белән яшәделәр. Ул вакытта минем кайнатам да исән иде әле. Сабырлык булган җирдә генә бәхет яши. Киленемдә шушы сыйфат мулдан. Бүген кодагыем Зөлхиҗә дә балалар янәшәсендә гомер кичерә. Тәүфыйклы, ата-анага игелекле балалар – Аллаһ тарафыннан бирелгән иң зур бүләк ул! – ди Саҗидә Харисова.

Укытучы һөнәрен сайласа да, Ләйсән кечкенәдән тәрбияче булырга хыяллана. Укуын төгәлләп, диплом алган яшь белгеч 1998-2001 елларда Күбәк урта мәктәбендә чит телләр укыта, аннары район үзәгендәге “Кояшкай”, “Карлыгач” балалар бакчаларында тәрбияче булып эшли. Быел ул мөдир вазыйфасында 12нче мәртәбә сабыйларны мәктәпкә озата.

– Гомер дигәнең уза да китә, шул елларны татулыкта, аңлашып үткәрүгә ни җитә?! Рамилем гомерлек ярым, терәк-таянычым булды. Кулыннан бар эш тә килә, диварга плитәләр ябыштыру остасы да әле ул. Киявебез Ришат та бабасы кебек алтын куллы, белмәгән бер эше юк. Йортыбызны үзебез салдык. Өй дә салдым, агач та утырттым, малай да үстердем, дип горурланып әйтерлеге бар Рамилнең! Мин буш вакытларда ротангтан кәрҗиннәр үрәм, матур әдәбият яратам. Тарихи, классик әсәрләр укыганда, китаптагы вакыйгаларга баш-аягым белән чумам, – ди Ләйсән Харисова.

Уңган кешенең йорты әллә каян күзгә ташлана бит ул! Харисовлар яшәгән йорт урамга бер булып балкып тора. Йорт каршын һәм ишегалдын чәчкә-гөлләр бизи. Роза, лилия, петунияләрнең дистәдән артык төрен үстерүче райондашыбыз шушы чәчкәләр кебек балкып, янып яши.

– Ярату булган җирдә шатлык-сөенечләрнең вакыты чикләнмәгән. Һәркемгә яратып һәм яратылып яшәргә насыйп булсын! Сагынып кайтыр өебез бар, балаларыбыз исән-сау, оныгыбыз Илдан үсә. Бәхетебез озын гомерле булсын! – ди Рамил Харисов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев