Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Гаилә

Гомерне мәктәпкә багышлау: Олы Чакмактагы укытучылар гаиләсенең тарихы

Бер-береңә терәк булып яшәгәндә, авырлыклар артка чигенә

Олы Чакмак авылында гомер итүче Энҗе һәм Марс Зиннуровлар – укытучылар гаиләсе. Озак еллар алар авыл мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия биргән.

Зиннуровлар икесе дә – укытучы гаиләләреннән. Энҗе апаның әтисе – мәктәп директоры, әнисе – башлангыч сыйныфлар укытучысы, Марс абыйның әнисе, икетуганнары шулай ук укытучы булганнар. Марс абый белән Энҗе апа яшьлектәге хисләренә тугры калып, бер-берсен хөрмәт итеп, яратып гомер кичерәләр. Еллар узуга карамастан, Марс абый хәләлен бүген дә бәллүр савыт кебек кадерләп яши. “Хатынның урыны йөрәк түрендә булырга тиеш”, ди гаилә башлыгы.

– Маһирауза әбием тәрбиясендә үстем. Бик хикмәтле, чисталык яратучы, саф күңелле карчык иде ул. 13 яшендә курчаклы уйнап утырган җиреннән димләп кияүгә биргәннәр үзен. Зиннур карт бик яхшы, алтын куллы кеше булган. Тегермәннәр, сепаратлар ясаган. Таудан таш ташып, юнып, ихатада келәт итеп ясалган ныклы корылма бүген дә безгә хезмәт итә. Кечкенәдән хезмәттә чыныгып үстем, монда әбиемнең өлеше зур. Балта, чүкеч, көрәк-сәнәкне бик яшьли тотарга туры килде. 6 сыйныфта укыганда, җиң сызганып колхозда эшли идем инде. 7 сыйныфта укыганда тракторчы ярдәмчесе итеп билгеләделәр. С-80 тракторында тимерчыбык сузып сабанны күтәртү минем өстә иде, – ди мәгариф ветераны Марс Зиннуров.

Марс абый 8-9 сыйныфларда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 9 сыйныфта укыганда, егетне дәресләрдән сорап алып, урып-җыюга эшкә чакыралар. Баһадир гәүдәле, көчле бәдәнле егетнең, мәктәп тәмамлагач, укуын Әлмәт физкультура техникумында дәвам итүе табигый төсле. Армия хезмәтен узганда да спорт белән шөгыльләнә Марс.

Марс Зиннуров 39 ел Олы Чакмак мәктәбендә – физкультура, тормыш иптәше Энҗе апа химия, биология фәннәрен укыта. Аларның укучылары тормышта үз юлларын тапкан, кайберләре, остазлары юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайлаган.

– Марс абыйны мәктәпкә эшкә кайту белән безнең сыйныфка билгеләделәр. Үзенә: “Бер көнне дә спорт залында укытмаска,” – дип, үзенә сүз биргән укытучыбыз безне гел саф һавада шөгыльләндерде. Көзге кросс, шахмат, теннис, биатлон кебек уеннарның нечкәлекләренә өйрәтеп, безне чыдам, сәламәт рухлы итеп тәрбияләде. Биатлонны районда беренчеләрдән булып Марс абый оештырды. Спортның һәр төре белән үзе дә яратып шөгыльләнде, без укучыларында да спортка мәхәббәт уята алды. Марс Зиннуров призына Олы Чакмак авыл җирлегендә чаңгы ярышлары оештырыла. Мин аның укучысы булуым белән горурланып яшим. “ТР Физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесенә ия остазым “Өлкән укытучы” мактаулы исеменә дә лаек. Спортны яратканнар гомер көзләрендә дә яшь, көчле ихтыярлы булып кала, – ди Олы Чакмак мәктәбенең физкультура укытучысы Сирена Фәсхиева.

Энҗе апа белән Марс абый ике балага гомер бүләк иткәннәр. Руслан белән Рузанның инде үз гаиләләре бар, әти-әниләренә “әби-бабай” статусы бүләк итеп, ялларда туган йортка эзне суытмыйлар. Гаилә башлыгы яшь чактан ук төрле “значок”лар җыя. Бүген аларның саны 1 меңнән артып киткән. Әлеге коллекция аш-су бүлмәсе диварында урын алган. Марс абый аларның күпчелеген студент елларында бирелгән стипендиясенә сатып алган.

Һәр эшне бергәләп эшләргә күнеккән Зиннуровлар берсе йокыдан тормаса, икенчесе чәй эчәргә дә утырмый. “Авырып ятканда тормыш иптәшем бала караган кебек тәрбияләп, аякка бастырды. Иванов методы буенча дәвалады”, – ди Энҗе апа.

– Авырсам, калак белән су каптыручы, җылы карашы белән яшәргә көч бирүче кеше бар янәшәмдә. Марсның ышанычлы кеше булуын яшьлектә бер күрешүдә үк аңладым. Мине гомере буе киң җилкәләре артына ышыклап яшәтте. Яратуын да, хөрмәтен дә яшермәде. Кеше бәхет өчен яратылган, диләр. Мин бик бәхетле! Кайнанам Фатыйма белән 13 ел бергә гомер кичердек. Ул мине үз кызы кебек кабул итте. Вак-төяккә бәйләнми торган, ир-ат характерлы, гайбәт сөйләмәүче кеше иде мәрхүмәкәем. Ачуланганда яратып әйтә торган сүзе “дивана” иде. Марска каты булды, бердәнбер бала дип иркәләп үстермәгән ул аны. Иртән йокыдан торуыбызга пилмән ясап, пешереп куяр иде. Безне ачуланса да, оныкларына беркайчан да тавыш күтәрмәде, бездән дә сүз әйттермәде. Балаларның берәрсенә кием-фәлән алсак: “Ник икенчесенә дә алмадыгыз?” – дип, янәдән Мөслимгә җибәргән чаклары да булды. Бүген дә сагынып искә алабыз үзен. Әнинең мичтә пешергән ипиләренең тәме әле дә авызда саклана, – ди мәгариф ветераны Энҗе Зиннурова.

Энҗе апа белән Марс абый бүген дә актив тормыш алып бара. Кыш көне чаңгыда йөрергә яраталар. Һәр яңа туган көнгә сөенеп, табигатьнең һәр төсеннән ләззәт алып, җир-анабыз биргән муллыкка, хозурлыкка сокланып гомер кичерә алар.

Лилия Шәймиева фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев