Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Гаиләдә үзара хөрмәт булу мөһим

Гөлназ белән Илгиз Хәбибуллинар гаилә җылысын бергәләп са- клый. Бәхетле гаиләдә үскән балалар да ярату һәм хөрмәтнең гаилә тормышында мөһим булуын кечкенәдән аңлап үсә.

– Бәхетне төрле кеше төрлечә аңлый: кайберәүләр өчен ул – байлык, кем өчендер көнкүрештәге уңалыклар мөһим. Минем өчен бәхет – сәламәт балалар һәм яраткан кешемнең янәшәмдә булуы. Бәхетле гаиләнең сере бик гади: бербереңә юл кую, иптәшеңне аңлау, хөрмәт итү һәм гафу итә белү. Үзен генә яраткан, башкаларның фикеренә колак салмаган кеше башкаларны кайгырта белми. Илгизне олы җанлы, ярдәмчел булуы өчен яраттым, – ди Гөлназ.
Гөлназ кечкенәдән ишле гаилә турында хыяллана, икетуганнарын тәрбияләшергә ярдәм итә. Аларны коендыру, саф һавада йөртү, күршедә генә яшәгән бәләкәчләргә күзколак булып тору – һәр эшкә Гөлназны чакыралар. Балаларны яратучы Гөлназ педагогия көллиятендә уку турында уйлана башлый. Тик, әнисе авырый башлагач, якынына ярдәм итү теләге белән ул шәфкать туташы белгечлеген алырга карар кыла. Тырышып укый, белемен практикада да куллана.
Тормыш иптәше Илгиз белән ул Әлмәт медицина көллиятендә укыганда таныша. – Җәй көне шифалы су алырга дип кибеткә кердем, анда җәйнең үзе төсле Гөлназны күрдем. Сөйкемле булса да, үзен тыйнак тотты. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 19 май санында

Лилия Шәймиева

Фото - Хәбибуллиннарның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев