Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Гаилә – таяну ноктасы

Район мәдәният йортында Гаилә елын ябуга багышланган тантаналы кичә узды

Иң элек сәхнәгә җирлегебездә яшәүче үрнәк гаиләләр чакырып хөрмәтләнде. Гаиләләргә, залдагыларга җылы теләкләрен район башлыгы Альберт Хуҗин җиткерде.

Иҗади гаилә

Музыка, рәсем, бию сәнгатенә тартылу кече яшьтән тәрбияләнгән очракта, бу хис гомер буена дәвам итә һәм ныгый гына бара. Тимкиннар гаиләсе моның ачык мисалы булып тора. Равил – Мөслим туган якны өйрәнү музееның фәнни хезмәткәре, матурлыкны күрә белүче оста рәссам, район мәдәният йорты каршында эшләүче халык театрының иң оста артистларының берсе, режиссерлык сәләте белән дә аерылып тора ул. Тормыш иптәше Индира – район мәдәният йорты балетмейстеры, кечкенәдән бию дөньясына гашыйк. Бию костюмнарының идея авторы да ул. Туктаусыз эзләнүдә булгач, аның биюләре дә кабатланмас матурлыкка ия.

– “Ык буйлары” җыр һәм бию ансамбленә йөргән егет-кызлар, бии торгач, бер-берсенә гашыйк булып, матур гаиләләр дә төзеделәр. Шулар рәтендә аларның кызлары Алинә белән кияүләре Алмаз да бар. Бер-берсен ярты сүздән, бер караштан аңлап яшәүче Тимкиннар гаиләсендә тагын бер талант үсә. Уллары Адель рәсем ясарга ярата, – диде район мәдәният йорты җитәкчесе Фидания Шәймарданова.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев