Гади, әмма бәхетле гомер юлы
Мөслим авылында яшәүче Фәридә һәм Илсөяр Салиховлар гаиләсе гомер юлларын тыйнак итеп, тырыш хезмәттә, шул ук вакытта бәхетле үткәргәннәр. Алар быел рубин туйларын билгеләп үткән
Бер-берсеннән ерак түгел урнашкан Ташлыяр һәм Элемтә авылларыннан булган Илсөяр һәм Фәридә 1986нчы елның 10 гыйнварында гаилә корганнар. Илсөяр әфәнде гомерен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган: күп еллар шофер булган,
район гадәттән тыш хәлләр бүлегендә тырыш хезмәт куйган.
Фәридә ханым – гаиләнең йөрәге. Сәүдә тармагында һәм җәмәгать туклану предприятиесендә эшләгән. Йортын ямь-
ләү, ире һәм балалары өчен ышанычлы тыл булуга зур игътибар биргән хөрмәтле хатын-кыз ул.
Бүген гаиләнең иң зур байлыгы – дүрт уллары: Рөстәм, Рушан, Раушан һәм Илнар. Егетләрнең барысы да диярлек музыкаль белем алган. Рөстәм саксофонда уйный, ике ел хәрби оркестрда хезмәт иткән. Хәзер Түбән Камада сәнәгать өлкәсендә эшли.
Раушан торбада уйный. 5 ел контракт буенча хәрби оркестрда хезмәт итә һәм оркестр белән махсус хәрби операция зонасында сугышчылар алдында чыгыш ясыйлар.
Рушан балачактан ук җырларга ярата. Илебез өчен җаваплы чор җиткәч, читтә кала алмый, үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Бүгенге көндә ул алгы сызыкта Ватан алдындагы бурычын үти. Аның исән-сау кайтуын тормыш иптәше белән кечкенә кызы, әти-әнисе һәм туганнары зарыгып көтә.
Гаиләнең тәрбиягә алган уллары да бар. Илнар 7 сыйныфта укый һәм җитди рәвештә көрәш белән шөгыльләнә. Республика ярышларында катнаша, җиңүләр яулый. “Салиховлар гаиләсе – балаларын дөрес итеп тәрбияләп, ил данын саклаучы егетләр үстергән батырлык дәлиле”, – дип билгеләп үтте чараны алып баручы Ләйсән Замалова.
Бәйрәм уңаеннан фикерләрен җиткергән иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов та Салиховларның гади хезмәт кешеләре булуларын һәм тыйнаклыгын билгеләп үтте.
– 40 ел тату гомер итү өчен мәхәббәт тә, тырышлык та, балалар да кирәк. Мәхәббәт белән бергә иң мөһиме – балаларның тәрбияле, үрнәк булулары һәм җәмгыятькә матур итеп хезмәт итүләре игътибарга лаек. Илсөяр һәрвакыт холкы белән дә, гамәлләре белән дә тыйнак, тыныч булды, машина йөртүче һөнәрен зур җаваплылык белән башкарды. Ә Фәридә аңа караганда да тынычрак һәм сабыррак. Ул җәмәгать туклану предприятиесендә матур хезмәт куеп, тәмле ризыклары, җылы сүзләре, ачык йөзе белән кунак итте. Үстергән балаларыгызның куанычын күрегез, алар сезгә көн саен шатлык кына китерсен! Шушы шатлык сезгә көч өстәп, алга таба бәхетле һәм мәхәббәтле тормышта яшәргә ярдәм итсен. Һәрвакыт шулай башкаларга үрнәк булып, тыныч һәм имин тормышта яшәргә насыйп булсын! – диде Рушат Солтанов.
Мөслим лицее директоры Чулпан Әхмәтшина да Фәридә һәм Илсөяр Салиховлар гаиләсе белән горурлануын билгеләп үтте.
– Фәридә һәм Илсөяр Салиховларга ихластан рәхмәтемне җиткерәм. Сез күп еллар лицеебыз белән бергә атлыйсыз, һәрвакыт безнең тормышыбыз белән кызыксынып, анда актив катнашып яшисез. Өлкән улларыгыз лицейны тәмамлаган, Илнар да биредә белем ала. Сезнең сабырлыгыгызга, күркәм холкыгызга сокланып яшибез. Лицеебызда сезнең кебек гаиләләрнең балалары укуы белән горурланабыз. Сезгә бәхет, шатлык һәм сәламәтлек телибез. Балаларыгызның бәхетенә куанып, озак еллар тигезлектә яшәргә насыйп булсын, – диде ул.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә әнә шундый матур гаиләләр белән танышты мөслимлеләр. Чара төгәлләнгәч, һәркем үз гаиләсе янына ашыкты. Һәркем киләчәктә гаиләсенең шундый хөрмәт-ләүгә һәм игътибарга лаек булуы турында хыяллангандыр.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 10 июль саныннан укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев