Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Гаилә

Бәхет бөртекләрен бергә җыйдык

Вәрәшбаш авылында Гөлдания һәм Ирсал Кирамовлар йортын эзләгәндә, капка төбендә түбәтәен кырын салган чал чәчле агай янына туктадык

Соравыбызны бирүгә ул, торып, капкасын ачты да кунакка дәште. “Әйдәгез, балалар, сезне иртәдән үк көтәбез”, – дип, йортларына дәште. Исемен әйтмәсә дә, аның йорт хуҗасы Ирсал ага булуын аңладык. Гөлдания һәм Ирсал Кирамовлар йортларына килгән һәр кешене шулай хөрмәтләп каршы ала икән.

1975 елның ак карлы гыйнварында Вәрәшбаш авылына яшь кенә кыз сатучы булып эшкә килә. Чая, кыю Гөлдания тиз арада авыл халкының игътибарын җәлеп итә. Кибеттән егетләр өзелми. Аларны кибетче кыз кызыксындыра. Булачак тормыш иптәше Ирсал белән дә Гөлданияны нәкъ менә кибет таныштыра.

– Мин – Мәлләтамак авылы кызы. Ишле гаиләдә үстем, сигез энекәшнең апасы идем. Шуңа да икенче авылга эшкә җибәрүдән курыкмадым. Кибеткә ревизия ясаганда, шушы авыл егете Ирсалны чакырырга куштылар. Чакырдык. Шулай итеп танышуыбызга кибеттәге ревизия сәбәп булды. Аннан соң Ирсал белән очрашып йөри башладык. Берникадәр вакыт бер-беребезне сынагач, гаилә кордык. Шөкер, Ирсалым белән бик матур яшибез! Аның миңа бер тапкыр да начар сүз әйткәне булмады, күңел калырлык эшләр эшләмәде. Ул акыллы, төпле, кулына ни тотса, шуны эшли белүче терәк-канатым булды, – ди Гөлдания апа, тормыш иптәше белән горурланып.

Гомере буе колхозда электрик булып хезмәт куйган Ирсал абый. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дип, нинди эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара ул. Хезмәт елларында аңа механик та, бригадир да, хисапчы да булырга туры килә. Бик күп башка һөнәрләр дә башкара ул. Эшкә оста булса да, аз сүзле Ирсал ага.

– Гөлданияны ошатмый мөмкин түгел. Сабырлыгы белән каратты ул үзенә, – диде ул, тыйнак кына.

Гөлдания һәм Ирсал Кирамовлар 5 балага (бер кыз һәм дүрт егет) гомер бүләк итәләр. Балалары да үзләре кебек тәрбияле, тәүфыйклы һәм горурланырлык аларның.

– Шөкер, балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәде, хурланырлык эшләр эшләмәделәр. Дүрт улыбыз да Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп кайтты. Барысы да гаилә корып, матур гомер итәләр. 11 онык, 2 оныкчык бүләк иттеләр. Барысы да кайтып торалар. Ихатадагы, йорттагы эшләрдә ярдәм итеп, безне хөрмәтләп яшиләр. Сөенеп туя алмыйбыз! Аллаһым алдагы гомеребезне дә бәхетле көннәрдә үткәрергә насыйп итсен! – ди Гөлдания апа.

Кирамовларның уллары атна саен кайта. Әти-әниләренә генә түгел, ә авылда оештырылган өмәләрдә дә катнашалар, акчалата һәм башкача ярдәм дә күрсәтәләр. Вәрәшбаш мәчетенә газ кертүдә, җылылык бирүдә дә бертуган Кирамовларның өлеше зур.

– Авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлаган чорда Кирамовларның өлкән уллары Барый белән танышу насыйп булды. Ул өмәләрдә һәрвакыт актив катнашып, кирәк урында киңәшләре белән ярдәм итте. Җирлектәге эшне тавык та чүпләп бетерә алмый, шуңа еш кына Кирамовларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Кайчан шалтыратсам да, алар тиз арада хәбәргә чыгып ярдәм итәләр. Кыска гына вакытка кайтканда да хәлне белешәләр, ярдәм кирәк түгелме дип сорыйлар. Шундый акыллы, уңган балалар үстергәннәре өчен Гөлдания апа белән Ирсал абыйга рәхмәт! – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева.

Гөлдания һәм Ирсал Кирамовларның гаилә коруларына 51 ел тулган. Алар бүген дә авылдашларына төпле киңәшләре белән ярдәм итеп яшиләр. Һәркемне якты йөз белән каршы алып, чәй эчертеп, кунак итәләр.

– Икебез дә колхозда эшләдек. Терлек-туарны, кош-кортны күпләп үстердек. Балаларыбыз да хезмәт тәрбиясе алып, эшләп үсте. Мәктәптән кайту белән өйдәге, ихатадагы эшләрне башкаралар иде. Балаларның кулларыннан бар эш тә килә, шөкер. Тормыш юлы беркемгә дә җиңел бирелми, аның төрле төсләргә буялган вакытлары бар. Бер-береңне хөрмәт итеп, санлап, олылап яшәгәндә генә авырлыкларны җиңәргә, бәхет-шатлыклар тулы мизгелләрне кичерергә була. Без үзебезнең бәхет бөртекләрен һәр мизгелдән берәмләп җыйдык. Бүген шуның тәмле җимешләрен күреп куанабыз, – диләр Кирамовлар.

Гомернең алтын көзенә аяк басканда да янәшәдә сине яратучы тиң ярың, ил-көн алдында дәрәҗәле балаларың, оныкларың булу – зур бәхет. Гөлдания һәм Ирсал Кирамовлар әнә шундый бәхетле картлык кичерәләр. Бәхет тулы гаилә касәсен кадерләп саклый алар.

Фәридә Гайнетдинова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев