Замша аяк киемен ничек сакларга?
Мондый аяк киемнәрен тәрбияләүнең берничә ысулы бар
Аяк киемен үз вакытында дөрес итеп тазартып-киптермәсәң, тиешле таләпләргә туры китереп сакламасаң яңа алган аяк киемеңне дә бер кыш эчендә алыштырырга туры килергә мөмкин. Замшадан эшләнгән аяк киемнәре бигрәк тә даими чистартып, карап торуны ярата.
Замша – дымны яратмый торган материал. Су аның бөтен рәвешен бозарга мөмкин. Әгәр замша сапоги, ботинкаларга кар ябышып калса, яңгыр тисә, ул урында эзләр хасил була. Бигрәк тә караңгы төстәге замшада кар, су эзе ачык күренә. Юлларга сибелгән химик матдаләр кар белән аяк киеменә дә утыра. Нәтиҗәдә яраткан сапогиларның сыйфаты, кыяфәте бик тиз бозыла. Кайбер очракта чыгарып ук ыргытырга да туры килергә мөмкин.
Начар һава шартлары тәэсиреннән саклау өчен замша аяк киеменә махсус спрей сиптерергә була. Юлга чыгар алдыннан аяк киемегезне яңгыр, кар, тузан ияртми торган составлы матдә белән эшкәртүнең файдасы булырга мөмкин.
Аягыгыздан салгач та, мондый аяк киемен махсус резина щетка белән чистартырга һәм киптерергә кирәк. Тапларны бетерү өчен бераз гына кер юу порошогы салынган җылымса су кулланырга була. Сапоги яисә ботинкагызны артык чылатмыйча гына юып, салфетка белән киптереп калдыру хәерлерәк булыр.
Аш серкәсе (уксус) эремәсен дә замшадагы тапларны чистарту өчен еш кулланучылар бар. Биш аш калагы суга 1 аш кашыгы аш серкәсе салып ясалган эремәне файдаланып карагыз. Шуннан соң, һичшиксез, салкын су белән чайкап куярга да онытмагыз. Әлбәттә инде, киптерү шартын да төгәл үтәгез. Аяк киеме эченә кәгазь тутырып, бүлмә температурасында җылыткыч приборлардан ерактарак киптерү хәерле булыр.
Кайбер очракларда укучылар куллана торган гади бетергеч тә замшадагы тапларны бетерергә мөмкин.
Замша төсен яңарта торган махсус төсле спрей куллану аяк киеменең хезмәт итү вакытын озынайта ала.
Шуны онытмагыз: замша – сулый торган материал. Аны полиэтилен белән томалап сакларга ярамый. Мондый аяк киемен картон тартмаларда, тукымадан ясалган пакетларда, эченә кәгазь кебек әйбер тутырып саклагыз.
Замша аяк киеме нык юешләнгәндә бик зарарлы. Чөнки кипкәч ул ката. Йомшак күн яңгырда йөргәндә юешләнә, әлбәттә. Әмма җәелеп төшми. Замша аяк киемен кипкән пычрактан щетка ярдәмендә тазарту дөресрәк. Аннан соң аны төссез су этүче пропитка белән эшкәртергә кирәк.
Замша аяк киемен чистартуның тагын бер ысулы бар. Мондый аяк киемен чистартыр алдыннан аны парда тотып торыгыз. Соңыннан махсус щетка белән чистартыгыз. Бик нык пычранган булса, нашатырь спирты кушылган сабынлы су белән юыгыз.
Замша аяк киеменә балавыз, үсемлек майлары һәм кремнар сөртергә ярамый.
Замша аяк киемен, күнгә караганда, реагентлардан саклау авырырак. Ләкин бу мөмкин эш. Мондый материалдан эшләнгән аяк киемнәре өчен махсус суны кире кайтара торган катнашмалар сатыла (аларның тышына замша һәм нубуктан тегелгән аяк киемнәре өчен дигән билге булырга тиеш).
Наилә Набиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев