Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Хушбуй сайларга өйрәнәбез

Кибетләрдә консультант кызлар, парфюмны рекламалап, аны тар кәгазьгә сибеп, иснәтеп карый. Әмма ислемайны иснәгәч, хуш исләр генә түгел, баш та бутала башлый. Нәтиҗәдә, хушбуй алынмыйча кала.

Әлеге кәгазьләрне кесәгә яки сумкага салырга һәм нинди хушбуй икәнен тасмага язып куярга була. Хушбуйны шарфка яки яулыкка сиптерүне сорарга да мөмкин. Гадәттә консультантлар моңа каршы килми. Кибет ыгы-зыгысыннан арынгач, тасмаларны алып иснәп карарга, иснең үзеңә ни дәрәҗәдә туры килүен, күпме саклануын белергә була. Аннан кибеткә барып, шушы хушбуйны аласы гына кала. 

Кышын тән тиресе корый, шуңа тәнгә тидерелгән парфюм да исен тиз югалта. Шул сәбәпле хушбуй тидереләсе урынга башта дымландыргыч крем сөртү яхшы булыр. Кыш көне җиңелчә шоколад, ясмин, дарчин (корица), миндаль, коньяк исе килеп торган “татлы” исләр сайлау әйбәт. Хушбуй составында спирт бар. Һава температурасы никадәр түбәнрәк булса, ул шуның кадәр акрынрак парга әйләнә. Шуңа хушбуй исе дә озаграк саклана, әмма гадәттәгедән көчсезрәк – сизелер-сизелмәс кенә була. 

Язгы парфюм язгы кәеф кебек “хисле”, “назлы” булырга тиеш. Сирень, ясмин, ландыш, мимоза исләрен таратучы “чәчәк” һәм “үлән” хушбуйлары кәефне күтәрә һәм күңелдә җиңеллек тудыра. 

Җәйге парфюм, кояш нурларында җылынып, хуш исне үзгәртә. Җәйге эсседә күңел салкынча һава тели. Шуңа “татлы”, “чәчәк” исләреннән баш тартып, сусыл җиләк-җимеш: кура җиләге, җир җиләге, карбыз, груша исләрен, яшен, җылы яңгыр, диңгез җиле, яңа чабылган печәнне хәтерләтүче исләрне сайлау отышлы. Лимон, әфлисун һәм лайм исләре дә бик кулай. Бергамот, яшел чәй, лотос исләре дә җәйге хуш исләргә керә. 

Көзен җылы эзли башлыйбыз. Тәнгә суык йөгертә торган җәйге хуш исләрне читкәрәк куеп, “авыррак” исләр сайлыйбыз. Көзге күңелсезлектән арындырып, кәефне күтәрә торган исләргә тукталабыз. Көз көне агач, гәрәбә, шипр исләренә өстенлек бирү дөрес. 

Хушбуй тәндә озак саклансын өчен аны чиста тәнгә, өйдән чыгарга 30 минут кала сибәргә кирәк. Шул вакыт эчендә аның исе тулысынча ачылачак. Коры тәндә иң сыйфатлы хушбуй да озак тормый, шуңа иң элек тәнгә иссез лосьон яки крем сөртергә, 10-15 минуттан хушбуй сибәргә кирәк.

Хушбуй исе өстән аска төшми, ә астан күтәрелә. Шуңа аны тез астына, кул бөгелгән урынга, беләзеккә, муенга, колак артына һәм чәчкә сибәләр. Пульс нокталарына сипкәндә ис яхшырак ачылачак.

Хушбуйны киемгә сипмәгез. Беренчедән, ул таплар калдыра, икенчедән, киемдә аның исе үзгәрәчәк. Шарфка, перчаткага бераз сибәргә ярый.

Хушбуйны чәчкә сибәргә рөхсәт ителә. Моның өчен махсус гидропарфюм да чыгарыла, аның чәчкә зыяны юк.

Хушбуй исе тәндә озак саклансын өчен, шундый ук исле лосьон яисә крем кулланырга кирәк.

Парфюмерияне саклау буенча берничә киңәш. 

Хушбуйларны кояш нурлары туры төшмәгән салкынча һәм караңгы урында саклагыз. 

Ислемайны саклау өчен идеаль урын – шкаф яки комод, анда алар артык дым һәм тузаннан сакланачак. 

Хушбуйларны лосьон яки крем кебек башка парфюмерия продуктлары белән янәшә сакламагыз. 

Һава һәм яктылык тәэсир итмәсен өчен, хушбуйларны оригиналь савытта сакларга кирәк. Төргәге юк яки ул зарарланган икән, кара пыяладан эшләнгән махсус шешәләр кулланырга мөмкин. 

Исегездә тотыгыз, хушбуйларның яраклылык вакыты чикләнгән. Гадәттә ул якынча 3-5 ел тәшкил итә, ләкин, конкрет продуктның составына бәйле рәвештә, күбрәк яки азрак та булырга мөмкин. Яраклылык вакыты чыккач, хушбуйның сыйфаты кимергә, исе начарланырга мөмкин. 

Шул ук вакытта 15 ел һәм аннан да элегрәк ясалган хушбуйлар базары да бар. Хушбуй экспертлары аларны хуш исенең җиңелчә үзгәрүе өчен югары бәяли. Хуш иснең җиңелчә үзгәрүе исле матдәләрнең тигезсез очып бетүенә бәйле икән. Мондый хушбуйларны аукционнарда югары бәядән саталар. 

Белгечләр, ислемай сайлаганда, товарның тартмасына яисә этикеткасына язылган мәгълүматка игътибар итәргә куша. Анда хушбуйның составы, саклану вакыты һәм шартлары, партия номеры һәм махсус коды, кайсы илдә, нинди оешмада җитештерелгәнлеге, дәгъвалар белән кая мөрәҗәгать итеп булуы турында язылырга тиеш. Кибеттә хушбуй төргәген ачудан баш тартсалар, бу – сатып алучының хокукларын бозу, дигән сүз. Сатучы, төргәкне ачып, товарны күрсәтергә тиеш.

Алина Хаертдинова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев