Вак чебеннән ничек котылырга?
Өйгә кергән чебенне тиз генә юк итәм, димә. Берничә лайфхак тәкъдим итәбез.
Көзен өйдә вак чебен барлыкка килүчән. Ул гөл туфрагыннан чыгарга мөмкин. Озаграк торган җиләк-җимештән дә чебен чыга ала.
Бүлмә гөлләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Кирәгеннән артык су сипкәндә, ул чебенләргә мөмкин. Мjның өчен чүлмәкләрен карап торырга, туфрагын алыштырырга һәм су сибүне нормада тотарга кирәк.
Җиләк-җимеш чебеннәре - дрозофиллар өйгә бакча уңышы белән яисә базарда сатып алган яшелчәләр белән кайтырга мөмкин. Алар москит сеткалары аша да керә ала. Өйгә кергән чебенне тиз генә юк итәм, димә.
Иң беренче эш итеп, барлык азык-төлек запасын карагыз. Кайда киселгән алма, бозыла башлаган җиләк-җимеш ята, тикшерегез. Нәкъ менә шулар чебеннәр үрчергә җирлек тудыра.
Әлеге бөҗәкләр кеше өчен куркыныч түгел, инфекция дә таратмыйлар, тешләмиләр дә. Әмма бик тиз үрчиләр.
Бөҗәкнең йомыркалары һәм личинкалары бозыла башлаган җиләк-җимештә яши, шуңа да андый азыкны өйдә тотмагыз.
Тагын килеп чыкмасын дисәгез, азык-төлекне даими контрольдә тотыгыз, вакытында раковинаны юыгыз һәм савыт-саба юа, өстәл сөртә торган губка-чүпрәкләрне алыштырып торыгыз.
Аларга капкын ясарга була: банкага алма серкәсенә берничә тамчы сабын салып куегыз. Шешә төбендә калган кызыл шәраб, сыра да ярдәм итә. Банкага берничә банан кисәге салып, тишекле пластик капкач белән ябыгыз яисә теләсә нинди баллы сыеклык салынган кәстрүлне пленка белән каплап, тишкәләгез. Корткычлар үзләре үк капкынга эләгәчәк.
Инде үзәккә үткән вак чебенне берничек тә җиңә алмасагыз, кибеттә сатылучы төрле репеллентлар-сиптергечләр ярдәмгә килер.
Зөлфия Җәлилова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев