Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Үтүкнең табаны нинди булырга тиеш?

Үтүк сайлаганда, аның табанының материалына да игътибар итәргә кирәк

Үтүкләү сыйфаты турыдан-туры үтүк табанына – аның аскы эш өлеше материалына бәйле. Үтүк сайлаганда, аның табанының материалына да игътибар итәргә кирәк. Үтүк табаны тукымада яхшы шуарга тиеш. Кул арымасын өчен, аның шактый җиңел булуы да мөһим.

Керамика яки металл керамика аслыклы үтүк шома булуы белән аерылып тора, димәк, киемнәрне яхшы тигезләячәк. Гадәттә, кыйммәтле үтүкләрнең табаны керамикадан була. Металлокерамиканың авырлыгы керамикадан зуррак, әмма ул чыдамрак: килеп төшкәндә дә ватылмаска мөмкин.

Күгәрмәүче корыч табанлы үтүк тырналуларга һәм башка зарарлануларга чыдам. Тиз җылына. Корыч табан аналогларыннан авыррак, шуңа киемне яхшы һәм сыйфатлы итеп үтүкли. Мондый үтүкнең бер кимчелеге бар: тукыманы яндырырга мөмкин.

Алюминий табанлы үтүк авыр булмавы һәм бәясе түбән булу белән аерылып тора. Мондый үтүк тиз җылына һәм тиз суына. Җитешсезлеге – алюминий табан ныклы түгел, шуңа мондый үтүк тырналырга, сыдырылырга мөмкин. Тырналган эзләр киемне боза.

Тефлон табанлы үтүк көйдерми, бу нәзакатьле тукымаларны үтүкләүне җиңеләйтә. Тефлон табанлы үтүк чыдам, озак вакыт хезмәт итүе белән аерылып тора. Шунысы бар, металл аксессуарлар үтүк табанында тырналган эзләр калдыра.

Пар чыгу тишекләренә игътибар итегез. Төрле модельле үтүкләрне чагыштырып карагыз: парны сыйфатлы итеп бүлү өчен, тишекләрнең тигез урнашуы мөһим.

Электр чыбыгыннан алынмый калган үтүк куркыныч тудырмаска мөмкин: заманча үтүкләрнең автомат сүнү функциясе бар. Электрон эчлек, үтүк озак вакыт эшләми торганда, аны сүндерә. Техника вертикаль хәлдә хәрәкәтсез калса, 30 секундтан соң сүнәчәк. Горизонталь хәлдә калганда, үтүк 10-15 секундтан соң ук сүнә. Автомат сүнү белән бер вакытта ут яки тавыш сигналы булырга мөмкин.

Хәзер үтүкләрдә берничә төрле җылылык режимы бар. Җылылык режимы төрле төрдәге тукымаларны үтүкләргә ярдәм итә. Режим күрсәткечләре нокталар яки башка төрле символ белән тамгалана. Бер нокта нигездә синтетик тукымалар: полиэстер, нейлон, вискоза тукымаларны үтүкләү өчен кулланыла. Ике нокта уртача җылылыкны күрсәтә. Мондый җылылыктагы үтүк ефәк һәм йон киемнәрне үтүкләргә ярдәм итә. Өч нокта булганда, җылылык максималь температурага кадәр күтәрелә. Мондый кызулыктагы үтүк тыгыз, җитен, мамык тукымаларны үтүкләү өчен яхшы.

Наилә Нәбиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев