Үтүк чистартабыз
Үтүк табанын чистарта башлаганчы, техниканы куллану инструкциясен яхшылап өйрәнегез.
Үтүк чистарту өчен махсус катнашмалар бар. Әмма үтүкне гадәти көнкүрештә кулланылучы әйберләр белән дә чистартып була.
Тоз белән чистарту. Тозны кәгазь битенә тигез катлам итеп җәегез. Табаны чистарганчы кайнар үтүкне шушы тозга ышкыгыз.
Парафин белән. Парафиннан ясалган шәмне киҗе-мамык тукыма белән төреп, кайнар үтүк табанына ышкыгыз. Эш урынына алдан берәр әйбер җәегез: парафин эреп, шунда тамар. Үтүк табаны рельефлы яки анда пар чыга торган тишекләр булса, парафинның анда кермәве мөһим.
Водород перекисе белән дә чистартырга мөмкин. Мамык яки тукыма кисәген 3 процентлы водород перекисе белән чылатыгыз һәм шуның белән үтүк табанын ышкыгыз. Бу вакытта үтүк салкын булырга тиеш.
Аш серкәсе белән. Берәр чүпрәк кисәген аш серкәсендә чылатып, шуның белән салкын үтүк табанын ышкыгыз. Үтүк табанына каткан пычрак бик нык булса, 1:1 исәбеннән аш серкәсенә нашатырь спирты кушып чистартыгыз. Пычрак бетмәсә, тукыманы аш серкәсе белән чылатып, үтүк табанына берничә сәгатькә куеп торыгыз. Каткан пычрак җебегәч, аны губка белән сөртеп аласы гына кала.
Аш содасы белән. Бер стакан суда берничә кашык аш содасын эретегез дә, тукыманы шул сыеклыкта чылатып, салкын үтүк табанын чистартыгыз.
Тырнак буявын бетерә торган сыеклык белән. Үтүк табанына полиэтилен яки резина ябышса, аны тырнак буявын бетерә торган сыеклык белән сөртеп алыгыз. Тик үтүкнең пластмасса өлешләренә кагылмагыз.
Үтүкләү кагыйдәләрен онытмагыз. Үтүккә таш, ком утырмасын өчен, берничә кагыйдәне үтәргә кирәк. Режимны тукыма төренә карап сайлагыз. Юка тукымаларны, мәсәлән, йонны юеш марля аша үтүкләгез. Үтүкләп бетергәч, үтүкнең өслеген чистартып куегыз.
Үтүк эчен дә чистартып торырга кирәк. Үтүк начар парлана, үтүкләгәндә, эченнән ком кисәкләре чыга башласа, аның эчен чистартырга кирәк. Заманча үтүкләрдә үзеннән-үзе чистарту функциясе була. Шуңа, яңа үтүк алу белән, аны куллану кагыйдәләрен – инструкциясен өйрәнегез. Үзеннән-үзе чистару функциясе булганда, кирәкле төймәгә басарга гына кирәк – үтүк үзе чистара.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев