Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Тозларның да була төрлесе

Тоз – иң киң таралган һәм иң борынгы тәмләткеч

Бүген күпләр ризыкны тозсыз әзерләргә тырышса да, аннан башка ризыкның тәме юк. Кибетләрдә тозларның төрлесе бар, алар бер-берсеннән аерыла.

Зур соры кристаллардан гыйбарәт ташлы тоз – барыбызга да балачактан ук билгеле. Анда минераль кушылмалар күп түгел, ә төрле органик кушылмалар (ком ташлары, туфрак кисәкчекләре) җитәрлек. Шуңа да аны ташлы тоз дип атыйлар. Ул – тозлар арасында иң арзаны.

Экстра тоз. Атамасына караганда, ул иң яхшысы булырга тиеш, чынбарлыкта исә – киресенчә. Экстра тоз – химик ысул белән чистартылган һәм эшкәртелгән продукт. Экстра тозны әз генә булса да файдалы булган бөтен кушылмалардан арындыралар. Саклану вакытын һәм сыйфатын арттыру өчен төрле өстәмәләр кушалар. Нәтиҗәдә ап-ак порошок – концентрацияләнгән натрий хлориды барлыкка килә. Мондый тозның файдасы аз. Экстра тозны еш кулланмагыз. Ризык әзерләгәндә, зур кристаллы эшкәртелмәгән соры тоз кулланырга тырышыгыз.

Йодлаштырылган тоз. Ул экологик яктан начар җирдә яшәүчеләр өчен файдалы. Калкансыман бизнең активлыгы артканда, мондый тоз ашарга киңәш ителми. Йодлаштырылган продукт алганда, аның нинди матдә белән баетылганлыгына игътибар итегез: йодмы, әллә калий йодидымы? Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы икенчесенә өстенлек бирергә киңәш итә, чөнки андый формада йод тотрыклырак була. Мондый тозның төргәгендә гамәлдә булу вакыты 2 ел дип языла, әмма бу, вакыт узгач, тозны ташларга кирәк дигән сүз түгел. Аны кулланырга ярый. Гамәли вакыты узгач, ул гадәти тозга әйләнә.

Диңгез тозы. Чистартылмаган диңгез тозында диңгез суында булган барлык файдалы минераль компонентлар саклана. Аның тәме гади тоздан аерылмый. Җылытып эшкәртелгәндә, диңгез тозының барлык файдалы үзлекләре юкка чыга, шуңа аны әзер ризыкка гына өстәргә кирәк.

Кара тоз. Хәзер иң кыйммәтле кара тоз популярлаша бара. Бу – табигый чистартылмаган продукт. Ул ак тозга караганда күпкә файдалырак: йод, калий, күкерт, тимер һәм башка микроэлементларга бай. Кара тоз ашкайнатуны яхшырта. Ләкин анда йомырка тәме бар, шуңа ул һәркемгә дә ошамаска мөмкин.

Алсу тоз составында файдалы үзенчәлекләргә ия 84 кушылма бар (тимер, магний, бакыр һәм башкалар). Алсу тозны кеше организмы тулысынча үзләштерә. Ашкайнату системасына эләккәч, продукт, нинди дә булса үзгәрешләр процессын узмыйча, күзәнәкләргә сеңә. Алсу тозны куллану өлкәсе ризык әзерләү белән генә чикләнми. Әлеге табигый продукт медицинада һәм косметологиядә дә актив кулланыла.

Диетик тоз. Тозның зыянын киметү өчен, табиблар диетик продукт уйлап таба. Бу – натрий аз булган тоз. Анда йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеге өчен файдалы калий һәм магний бар. Мондый тозны буын авырулары булган кешеләргә дә кулланырга ярый. Диетик тоз гади тозга караганда файдалырак. Ләкин күп кулланучыларга аның тәме һәм тозлылык дәрәҗәсе ошамый. 

Нинди төр тозны сайласагыз да, иң мөһиме – аны чама белән кулланырга кирәклеген онытмагыз.

Фото – Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев