Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Бәрәңгене дөрес салыгыз

Гөмбә ашы тәмле булсын дисәң...

* Бәрәңгене ашка ике-өч кисәкләп кенә салырга кирәк, чөнки туралган бәрәңге изелеп шулпаны куерта.

* Тарала торган бәрәңге кабестә, тозлы кыяр салып пешерсәң, изелми.

* Тозлаган кәбестәне, кыярны аш өчен томалап пешергәндә аз гына томат яисә помидор салсаң, ул изелеп пешә.

* Яшелчәләрне суны күп салмыйча кастрюль капкачын томалап пешерсәң, витаминнары әйбәт саклана.

* Гөмбә ашы тәмле булсын дисәң, эресе белән вагын катнаштырып сал. Эре гөмбә шулпага тәм бирсә, ваклары хуш ис кертә.

* Кузгалак, кычыткан ашы пешергәндә аларның яшел төсе үзгәрмәсен дисәң, савыт өстен ачык куй.

* Өлгереп җиткән көзге алма компотын кайнап чыгу белән суытырга куялар.

* Кипкән җиләк-җимештән компот кайнатканда җиләкне шикәр белән бергә салалар.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев