Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тешне ничек чистартырга?

Теш һәм казналыкларга игътибарлы булганда стоматологка сирәк йөрергә мөмкин. Теш табибын беребез дә яратмый. Димәк, әлеге киңәшләр барыбыз өчен дә файдалы.

Тешларне дерес чистартыгыз.

Стоматологлар тешләрне көнгә ике тапкыр (уртача 6 шар минут) чистартырга киңәш итә. Щетканы горизонталь гына түгел, вертикаль юнәлештә дә йөртергә. Тешләрнең эчке ягын да чистартырга онытмагыз.

Телне да чистартырга кирәк.

 Кариес китереп чыгаручы зарарлы бактерияләрнең 80 проценты телгә утыра. Аны гадәти щетка белән дә чистартырга мөмкин. Арткы ягында рельефлы өслек булган махсус щетка да чыгарыла.

Теш араларын чистартыгыз.

 Тешләре сәламәт, туры булган кешенең теш арасына щетка керә алмый. Шунлыктан теш җебе кулланырга кирәк. Теше аралы кешеләр өчен кечкенә щеткалар да чыгарыла.

Сагыз чәйнәгез.

Сагызны көнгә 3 тапкыр чәйнәргә ярый, тик ул шикәрле булмаска тиеш. Иртәнге, төшке һәм кичке аштан соң чәйнәлгән сагыз ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшыртучы төкерек бүленеп чыгуны арттыра, тешләрдәге куныкны чистарта. Тик аны 4-5 минуттан артык чәйнәмәгез.

Яшел чәй теш эмален ныгыта.

 Ашаганнан сон бер чынаяк яшел чәй эчеп, тешләрне ныгытырга, казналыкны ялкынсынудан сакларга була. Яшел чәй теш эмален ныгытырга ярдәм итә.

Наилә Сәлахова фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев