Тешең сызласа...
Файдалы киңәшләр

Тешең сызласа...

Авызны җылымса имән кайрысы һәм юкә чәчәге төнәтмәсе белән чайкыйлар.

Шалфей төнәтмәсе ясап, җылы килеш авызны чайкарга, сызлаган теш урынында озаграк тотарга кирәк. Ярты сәгать эчендә 3-4 тапкыр шулай чайка­саң, теш сызлавы басылыр.

  •  Дуңгыз маен сызлаган тешкә куеп 15-20 минут тотсагыз да, теш сызлавы басыла.
  •  Сызлаган теш ягындагы колакка бака яфрагы тамыры куеп, авырту басылганчы тотарга кирәк. Гадәттә сызлау ярты сәгатьтә бетә.
  •  Сызлаган тешкә каршы яктагы кулыгызның беләзегеннән йөрәк пульсын эзләп табыгыз, шунда бинт белән вак­лап туралган сарымсак бәйләп куегыз. Сарымсакны марля яисә сал­фетка өстенә салырга кирәк. Бераздан теш сызлавы басылыр.
  •  Урт канаганда, ялкынсынганда авызны имән кайрысы һәм юкә чәчәге төнәтмәсе белән чайкарга кирәк. Төнәтмә 2 өлеш кайры һәм 1 өлеш юкә чәчәге кушып ясала. 1 кашык катнашманы 1 стакан кайнаган суда пешереп төнәтәләр һәм сөзәләр. Авызны җылымса төнәтмә белән чайкыйлар.
  • Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев