Телләр белү файдалы
Яңа тел өйрәнгәндә, эшне фигыльләр белән танышудан башларга кирәк.
Һәр телдә еш кулланылучы 120-180 фигыль була. Алар көндәлек сөйләмнең 90 процентын тәшкил итә.
Телнең җөмлә төзелеше, сүз ясалышы алгоритмнарына төшенергә кирәк. Шуңа өстәп, даими кулланыштагы берничә йөз сүз өйрәнеп, сөйләшә башларга мөмкин. Шуларны кулланып сөйләшә башлагач, калган сүзләр өстәлеп кенә барачак.
Тел өйрәнү өчен теләк һәм мөмкинлек кирәк. Теләк булганда, йөз төрле мөмкинлек табып була. Теләк булмаса, өйрәнмәс өчен дистәләгән сәбәп килеп чыга. Шуңа күрә, иң элек тел өйрәнүнең максатын билгеләргә кирәк. Яңа тел өйрәнеп чит илгә барасыгыз киләме, әллә шул өлкә белән бәйле эшкә керәсезме? Бәлки, телләр өйрәнү сезнең хоббидыр?
Телләр өйрәнүдә иң нәтиҗәле ысул “Беренче зат авызыннан” дип атала. Ричард Спаркс башлангыч сыйныф укучыларына туры сөйләм һәм хикәяләү алымы белән язылган ике текст тәкъдим итә. Укучыларның 98 проценты туры сөйләмне хәтерендә калдыра.
Белгечләр телне үзләштергәндә көненә 30 сүз өйрәнергә куша. Шуларның бишесе фигыль булырга тиеш. Әлеге ысулны кулланучыларның сүзләрне көн саен ятлавы шарт. “Бүген ял итәм әле”, – дип, эшне калдырырга ярамый.
Чит телләр үзләштергәндә репетиторга мөрәҗәгать итүдән оялмагыз. Укытучы ярдәмендә нәтиҗәгә тизрәк ирешеп була.
Тел өйрәнү өчен вакыт билгеләгез. Францз телен өйрәнергә төгәл 1 ел вакытыгыз бар. Бу очракта, вакытка сыешыр өчен, телне көн саен өйрәнергә тырышачаксыз. Хәтта көн саен ничә сүз, нинди кагыйдәләр өйрәнәчәгегезне билгеләргә була.
Сүзлек запасын киңәйтү өчен махсус карточкалар ясагыз. Карточканың бер ягына – инглиз сүзен, икенче ягына – аның татарчага тәрҗемәсен язарга була. Көненә бер-ике мәртәбә карточкалар белән эшләү кызыклы һәм нәтиҗәле булыр.
Тел шул мохиттә яшәгәндә чын-чынлап кирәк. Өйрәнгән телдә аралашу мөһим. Чит телләрдә язышу, аралашу өчен махсус сайтлар, смартфоннар өчен кушымталар бар.
Чит тел өйрәтүче белгечләр фикеренчә, чит телдәге сөйләмне тыңлаганда һәр сүзне аңларга тырышу дөрес түгел. Бер җөмләдә яки контекстта сүзнең ни турында баруын чамалау җитә. Һәр сүзнең тәрҗемәсен эзләмичә җөмләнең гомуми мәгънәсен аңларга тырышыгыз.
Атнага ике мәртәбә 1әр сәгать тел өйрәнүгә караганда, көн саен 15 минут сарыф итү нәтиҗәлерәк. Даимилекнең файдасы зур. Тел өйрәнүгә сүз ятлау гына түгел, ә чит телдә җырлар тыңлау, кино карау, текстлар уку да керә. Мәкальләр, әйтемнәр, шигырьләр ятлау аеруча файдалы.
Яңа тел өйрәнүче һәр кеше, яшенә карамастан, сабый бала халәтендә була. Шуңа тел өйрәнә башлаган мәлдә дә, тәҗрибәле “полиглот” булгач та, ялгышлардан курыкмаска, үз-үзеңне мактарга кирәк.
Биремне эшләгәндә кызыксынып китсәгез, ялга бүленмәгез. Мәсьәлә кызыклы булса, сезгә ошаса, аны чишү дә җиңелрәк булачак.
Элек тә, хәзер дә укучылар шпаргалка ясарга ярата. Кулга язылган, кесәгә салынган шпаргалкаларны укытучылардан яшереп булмый. Шпаргалканы күренеп торган урынга куегыз. Кирәкле мәгълүматны су шешәсе этикеткасына, шоколад төргәгенә дә яшереп була. Ачыктан-ачык мондый киңәш сәер булып тоелыр. Шпаргалка әзерләгәндә укылган материал, аның мөһим өлешләре истә кала. Шпаргалка ясаганнан соң аның кирәге чыкмаска да мөмкин.
Рәмилә Сәләмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев