Тавыклар да җылы ярата
Көз һәм кыш айлары кеше өчен генә түгел, ә кош-кортлар өчен дә җиңел генә узмый
Бу чорда кош-кортларга да аерым игътибар кирәк. Бигрәк тә тавыклар көз һәм кыш айларын авыр кичерәләр. Аларга да бу чорда кешеләргә җитмәгән кебек үк витаминнар җитми, хәлсезлекләре арта. Тавыкларның йомырка салулары да сирәгәя яисә алар бөтенләй туктыйлар. Шуңа күрә аларга да аерым игътибар бирергә кирәк.
Көзге, кышкы чорда тавыкларның йомырка салуы кимүнең берничә сәбәбе бар. Беренче һәм төп сәбәп – ул яктылык режимы бозылу. Чөнки җәй айларында көн озынлыгы 14 сәгать чамасы. Күп йомырка салсын өчен тавыкларга тәүлегенә нәкъ менә 14 сәгать чамасы яктылык кирәк икән. Кышын да җәй көнендәге кебек йомырка ашыйсыгыз килсә, кетәклекләрдә көздән үк бик якты лампалар урнаштырыгыз. Алар идәннән 2 метр биеклектә булсын. Биш-алты квадрат метрлы кетәклеккә 60 Вт лампа җитә, чөнки артык яктылык та тавыкларга файдага булмаячак.
Җәй көне тавыклар иректә йөри һәм ризыклары да төрле була. Ә кышкы чорда хуҗабикәләр аларга еш кына катнаш азык ашаталар. Бу алым тавыкларның симерүенә китерә. Шуңа да йомырка сала торган тавыкларның ризыгын төрләндерергә киңәш ителә. Ашау вакытын чикләү дә нәтиҗә бирәчәк. Моның өчен кетәклектә ризыкны 30-40 минутка калдырыгыз, аннан соң алып куегыз. Шулай эшләгәндә, тавыклар артык тазармаячак. Тавыкларга су бирергә дә онытмагыз. Су эчмәгән тавык бөтенләй дә йомырка салудан туктаячак. Кыш көне суның температурасы 10-15ºС булырга тиеш.
Бик суык булмаган көннәрдә тавыкларны кыш көне дә кар өстендә йөрергә чыгарырга кирәк, бу аларның продуктивлыгын арттырырга ярдәм итәчәк. Шунда ук көл “ванналары” урнаштырыгыз, кошларыгыз шунда “коенып” төрле бөҗәк-паразитларга каршы саклану чарасы узсын.
Суык вакытта җәй айларындагы кебек йомырка алу өчен, тавыкларны дөрес ашату кирәклеген һәркем белергә тиеш. Рационның нигезен бөртеклеләр, көрпә, кукуруз, пешкән бәрәңге, төрле тамыразыклар, яшелчәләр, комбикорм тәшкил итсә, тавыкларыгыз сезне йомыркадан өзмәячәк. Аксымлы өстәмәләр – эремчек, ит һәм сөт калдыклары, түп (жмых), чүпрә, сөяк һәм балык оны бигрәк тә файдалы булачак.
Кошларның ашкайнату системасы эшен яхшырту өчен вакланган йомырка кабыгы, акбур, кабырчык, тоз һәм витаминнар бирү шарт. Җәен үлән, яшелчәләр аларга витамин булып торса, суык вакытларда измәләренә кушыла торган махсус өстәмәләр, кипкән үлән, вакланган салам кирәк. Тавыклар йоннарын койганда, витамин күләмен арттыру кирәк. Файдалы матдәләргә бай шыттырылган бөртекләр дә кошларның продуктивлыгын арттыра. Бодай, арпа, солы яки нут борчагын суга салырга, ә бер тәүлектән соң аны тигез урынга юка катлам итеп җәяргә. Өч көннән соң үсентеләр барлыкка килгәч, бөртекләрне тавыкларга көнгә бер тапкыр бирергә кирәк.
Уңайлы, чиста, яхшы җилләтелә торган, 12-15 градус җылылык һәм 12-14 сәгать яктылык белән тәэмин ителгән кетәклек – йомырка салу өчен иң кулай шартлар булып тора. Оялар ун тавыккка бер исәбеннән булырга тиеш.
Тавыкларның йомырка салуларын яхшырту өчен махсус туклыклы ризыклар әзерләргә дә мөмкин. Ул болай әзерләнә: бер килограмм катнаш азыкка 1,5 литр җылы су, утыз грамм чүпрә кушып болгатырга һәм сигез сәгатькә җылы урынга куярга кирәк. Тиешле вакыт үткәч, әлеге кушылманы бер тавыкка бер аш кашыгы исәбеннән изелгән ризыкка кушып бирергә мөмкин.
Шуны онытмагыз: кошларны ябыгырлык та, шул ук вакытта артык симертерлек итеп тә ашатырга ярамый.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев