Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Табаң көйдерәме? Сәбәбе бар

Коймак-тәбикмәкне көйдермичә пешерү өчен осталык кына түгел, ә табаның да яхшы булуы кирәк

Бүген көйдерми торган катламлы табалар күптөрле. Мондый катлам төрлечә аталырга мөмкин, әмма барысының да нигезендә бер үк төрле матдә – политетраф-торэтилен (ПТФЭ) кулланыла. Аның төрлечә аталуы сату өчен кулланылучы хәйлә, савыт-сабаның үзенчәлекле һәм сыйфатлы булуына ышандыру алымы гына, ди белгечләр.

Табаларны көйдерми торган катлам белән каплауның ике ысулы кулланыла: махсус катнашманы сиптереп яисә тәгәрмәч белән тәгәрәтеп буяу. Соңгы ысул ешрак кулланыла һәм шул рәвешле җитештерелгән табалар күпкә арзанрак була. Әмма бу очракта, көйдерми торган катлам күпкә юкарак булу сәбәпле, андый табаларның кулланылу вакыты да әзрәк.

Таба сатып алганда, аның нинди чималдан әзерләнгән булуына да игътибар бирегез. Табаның кулланылу вакыты аның нинди чималдан һәм ничек әзерләнүенә дә бәйле.

Алюминий табалар коеп яки калып белән әзерләнә. Беренче ысул нигезендә, эретелгән алюминийны билгеле бер калыпка коялар. Ул таба төбен калынрак итәргә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, табаның кулланылу вакыты да 5-7 елга озыная. Әзер калып белән җитештерелгәндә, алюминий табагыннан түгәрәк кисеп алына һәм сәнәгать бастырыгы ярдәмендә аңа билгеле бер форма бирелә. Мондый табаның кулланылу вакыты алюминий табагының калынлыгына бәйле: ул 2,5 миллиметрдан юкарак икән, таба 1-2 елдан яраксыз хәлгә киләчәк. Моннан тыш, табаның төбе юка булганга, көйдерми торган катламга бик тиз зыян килә.

Корыч табаның куллану вакыты чикләнмәгән. Иң яхшысы – 18/10 тамгасы булган (хром белән никельнең процентлы нисбәтен күрсәтә) корыч таба алу. Әмма көйдерми торган катламга зыян килсә, аны башка кулланып булмаячак. Көюдән сакланмаган корыч табага бар ризык та ябышачак.

Чуен савыт-саба белән бер үк вакытта сатуда титан табалар да бар. Титан чуен кебек үк нык һәм шуның өстенә күгәрми дә. Әмма көюгә каршы катламы булган титан таба арзан булмаячак.

Чынаяк катламлы табалар да күптөрле. Чынаяк катламлы табаның сәламәтлек өчен зыяны азрак. Җылытканда, андый табадан зарарлы матдәләр бүленеп чыкмый. Чынаяк катламлы табалар күбрәк юка алюминийдан әзерләнә, чынаяк белән аның эче һәм тышы гына каплана. Чынаяк катламлы табаның төп өстенлеге – тырналуларга чыдам булуында. Мондый табаны кайнар мичкә курыкмыйча куярга мөмкин. Анда ризык та тиз һәм тигез җылына. Әмма чынаяк катламлы таба җылылыкның кинәт үзгәрүенә сизгер, шул сәбәпле өслектә чатнаган эзләр барлыкка килә. Күпмедер вакыттан соң алар чынаяк катламның кубуына китерергә мөмкин.

Табаларның кайсы төрен сайласагыз да, онытмагыз: махсус катлам ризыкны көюдән сакламый, ә көйгән ризыкка табага ябышырга гына мөмкинлек бирми.

Бүген сатуда тефлон табалар да бар. Тефлон – ул сәүдә маркасы. Ә табаны каплаган полимер үзе политетрафторэтилен дип атала. Фтор һәм углерод атомнарының кушылмасы тефлонны башка төр матдәләр белән реакциягә керүдән саклый. Шуңа да тефлон табада әзерләнгән ризыкка бернинди ят тәм сеңми.  Тефлон табалар 260 градуска кадәр кыздырганда чыдый. Шома  булганга, тефлон табада кыздырганда ризык таба төбенә ябышмый. Шуңа күрә мондый табада ризык әзерләгәндә күп май тотылмый. Майны, гомумән, табага агызырга кирәкми., ә майга манылган силикон пумала белән таба төбен ышкып кына алу җитә. Тефлон табалар гадәттә керамик табалардан арзанрак тора.

Савыт-сабаны махсус кибетләрдән генә алыгыз һәм аңлатма язуындагы кагыйдәләрне үтәгез.

Табада ризык пешергәндә, тимер чәнечке-кашыклар кулланмагыз. Шомарту үзлеге булган чистарткычлар файдаланмагыз. Шушы очракта гына табаны җитештерүче вәгъдә иткән кадәр куллана алырсыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев