Сыр сайлыйбыз
Сырның сыйфатлы булуын ничек белергә?
Бәясенә карап. Сыйфатлы сыр очсыз булмый. 1 килограмм сыр җитештерер өчен 10 литр сөт таләп ителә. Димәк, сөт бәясен 20-30 сум дип исәпләгәндә (кибетләрдә аның бәясе 60-100 сум тәшкил итә), сырның чимал хакы гына да якынча 200-300 сум була, дип аңлата җитештерүчеләр. Шулай итеп, 1 килосы 250-300 сум тәшкил иткән сырның сыйфатлы һәм натураль булуына шик туарга тиеш.
Тышлыгы буенча. Белгечләр фикеренчә, җитештерүче сырны тышлыкка төргән очракта фальсификатлар сирәк очрый. Ә пленкага төрелеп сатылучы сырларның ялган булуы ихтимал.
Составына карап. Натураль сыр тулысынча сөттән генә тора. Димәк, аның составында беренче урында сөт булырга тиеш. Продуктның составында май 50 проценттан азрак булса, ул сыр продукты дип исәпләнә. Чын сыр этикеткасында сөт микроорганизмнарыннан оеткы, сөтне әчетү өчен фермент (сычужный фермент), тоз, хлорлы кальций күрсәтелергә мөмкин. Болар барысы да организмда җиңел үзләштерелә, ашкайнатуга ярдәм итә, сыр шуның белән файдалы. Ә сыр продукты мондый үзлекләрдән мәхрүм.
Тәменә карап. Мөмкинлек булса, сырны татып карарга тырышыгыз. Сыйфатлы, табигый сыр тәме 5-7 минуттан бетәчәк. Ә сыр продуктының тәме озаграк саклана, чөнки майларның тәме, исе булмагач, алардан ясалган продуктлар да шундый була. Шуңа җитештерүчеләр хуш ис һәм тәм бирүче матдәләр өсти. Табигый булмаган сыр тәменең авызда озаграк саклануы “химияне” күп куллану белән бәйле.
Сынау юлы белән. Өйдә, сырның натураль булуын белү өчен, аны микродулкынлы мичкә куярга мөмкин. Чын продукт җылылык тәэсирендә йомшарып, сузылмалыга әйләнә. Ә сыр продукты су кебек таралып, эреп бетә. Сырны ут белән дә тикшереп карарга була. Сыр кисәге утны якын китерүгә эри башлый. Шул ук вакытта сөт ташыганда барлыкка килгән исне хәтерләтүче көйгән ис тарала. Ә сыр продукты эреми, күмер кебек көя.
Үзкыйммәтен киметү өчен сырга крахмал өстәү очраклары да мәгълүм. Мондый сыр, йод тамызган очракта, зәңгәрләнә. Димәк, бу табигый сыр түгел, ә “сыр продукты”.
Бер телем сырны ике читеннән тотып, бөгеп карагыз. Сыр кисәге бөгелә, ләкин вакланмый икән, димәк, сыр җитлеккән һәм аны җитештергәндә пальма мае кулланылмаган.
Тагын бер ысул. Сырны бик юка итеп кисеп, шушы телем аша яктыга карагыз. Чын сырның юка телеме үтә күренмәле кебек була. Ә пальма мае, соя аксымы кушылган продуктның мондый үзлеге юк: ул тонык аксыл төстә була.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев