Суыткыч озак хезмәт итсен дисәң...
Суыткычны дөрес итеп чистарта белергә дә кирәк
Шуны онытмагыз: суыткыч сатып алгач, аны эшләтеп җибәргәнче, юып алырга кирәк. Кибеттә торганда ул тузан һәм төрле бактерияләр сеңдергән булырга мөмкин. Суыткычны сабынлы су, сода эремәсе белән юарга була. Туңдыргычны да яхшылап юып корытканнан соң гына суыткычны кабызырга мөмкин.
Озак вакыт хезмәт иткән суыткычның тышын сабын, сода эремәсе белән чистартырга була.
Истән котылырга лимон согы ярдәм итә. Берничә лимонны турап, шуның белән пычранган урыннарны сөртегез дә 1 сәгатькә шулай калдырыгыз. Аннары юеш губка белән суыткычның эчен сөртеп алыгыз. Лимон истән һәм начар бактерияләрдән коткара.
Суыткычны водород перекисе белән дә чистартып була. Перекиська чылатылган губка белән пычрак урыннарны ышкыгыз – начар ис юкка чыгар.
Суыткычтагы исне бетерер өчен аш серкәсе дә кулланырга мөмкин. Серкәне су белән 1:1 исәбендә кушып, шуның белән суыткычны эчтән дә, тыштан да яхшылап сөртеп алыгыз.
Иң яхшысы – суыткычның пычранганын көтмичә, кухняны җыештырганда, суыткычны да даими сөртеп тору һәм бозылган ризыкларны вакытында ташлау. Суыткычны чистартканда, аны сүндереп, туңдыргычтагы каткан бозны да тулысынча эретеп бетереп сөртеп алырга кирәк.
Төн буе суыткычны яки туңдыргычны эретеп, аннары суын җыеп алу – ялыктыргыч эш. Туңдыргыч стеналарына боз катмасын, эреткәндә, боз тизрәк эресен өчен берничә ысул бар.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев