Сусауны ничек басарга?
Җәйге чорда, су дефициты һәм су-тоз балансына зыян килү аркасында, кан басымы күтәрелә, йогышлы авыруларның артуы күзәтелә. Боларны булдырмас өчен, су эчү режимын саклау мөһим.
Җәйге чорда, су дефициты һәм су-тоз балансына зыян килү аркасында, кан басымы күтәрелә, йогышлы авыруларның артуы күзәтелә. Боларны булдырмас өчен, су эчү режимын саклау мөһим.
Җәй көне организм сыеклыкны күбрәк югалта, шуңа суны гадәттәгедән күбрәк эчәргә кирәк. Ләкин, йөрәк һәм бөерләр эшчәнлеген бозмас өчен, үз-үзеңне күп сыеклык эчәргә мәҗбүр итәргә ярамый. 12.00-16.00 сәгатьләрдә сыеклыкны мөмкин кадәр азрак кулланырга тырышыгыз.
Сусауны басар өчен беренче урында – гади су, икенче урында – газлы булмаган минераль су, өченче урында – җылы үлән чәе, тик ул баллы булмаска тиеш. Бу чәйгә бөтнек тә өстәргә мөмкин.
Сусауны яңа гына сыгылган сок белән басу рәхәт! Ул витаминнар һәм минераллар чыганагы да булып тора. Ул бөтен организмга яхшы йогынты ясый. Яңа җиләк-җимештән ясалган сокта консервантлар юк, ул кибетнекеннән күпкә тәмлерәк һәм файдалырак.
Челләдә салкын эчемлекләр эчүдән тыелырга кирәк. Иң хәерлесе – бүлмә температурасындагы су эчү.
Эссе көннәрдә тоз куллануны киметегез, ә үсемлек маен арттыру комачауламас. Үсемлек майларында Е витамины күп, ул эсселек белән көрәшергә булыша. Эсседә җиңелчә ашарга тырышыгыз.
Эсседә еш тирләү нәтиҗәсендә организм су белән бергә калий, натрий һәм магний кебек мөһим микроэлементларны югалта. Бу очракта минераль су ярдәмгә килә. Аны сайлаганда, составында натрий, хлор, калий, магний, кальций, сульфат ионнары булуына игътибар итегез. Суны минеральләштерү дәрәҗәсе 2,5-3 проценттан артык булмаска тиеш. Ә дәвалый торган минераль суны (анда 1 литр суга 10 грамнан артык тоз була) бары тик табиблар киңәше белән генә эчәргә ярый.
Җылы үлән чәе тир бүленеп чыгуга ярдәм итә. Ул сыек итеп ясалган, балсыз булырга тиеш.
Компот һәм морслар эссе көндә хәл җыярга, көч тупларга ярдәм итә. Иң яхшысы – аларны өйдә әзерләү. Компот һәм морс сусауны баса, матдәләр алмашына ярдәм итә. Эсседә суга сок кушып эчегез. Организмда тоз балансын яңарта торган эчемлек – суга аңардан ике тапкыр күбрәк кушылган алма согы.
Яшел чәй – кызуда иң файдалы эчемлекләрнең берсе. Аны кайнар килеш тә, җылы килеш тә эчәргә була. Аңа бер кисәк лимон салу файдага гына. Яшел чәй сусауны яхшы баса, баш мие тамырларына әйбәт тәэсир итә.
Сыекландырылган слива, чия, алыча, грейпфрут һәм томат соклары эчәргә мөмкин. Сыекландырылмаган соклардан аермалы буларак, алар сусауны әйбәт баса. Эчәр алдыннан сокларга кайнап суынган су өстәргә дә мөмкин, чөнки алар бик туендырылган һәм баллы була.
Өй куасы газлы кибет куасына караганда сусауны яхшырак баса. Өйдә әзерләнгән куас файдалы матдәләргә – витамин һәм минералларга бай була. Ул шулай ук эчәклек өчен дә файдалы. Кибеттә куас сайлаганда, аның табигый составына игътибар итегез.
Әчкелтем сөт эчемлекләре: кефир, әйрән, эчә торган натураль йогуртлар куллану да файдалы. Аларны сусауны басар өчен генә түгел, җиңел кичке аш урынына да кулланырга мөмкин.
Киптерелгән җимешләрдән яки туңдырылган җиләкләрдән өйдә ясалган компот та сусауны әйбәт баса. Ләкин аларны кайнатканда шикәрне мөмкин кадәр азрак салыгыз.
Өйдә ясалган лимонад та кызуда сусауны әйбәт баса. Витаминнарга бай булу сәбәпле, ул сәламәтлек өчен бик файдалы. Җиләк-җимешләрдән кала, өй лимонадын базилик, тархун яки бөтнек кушып ясарга да була.
Яшелчәләр һәм җиләк-җимеш кушылган смузилар куллану организмны сыеклык, витаминнар һәм минераллар белән туендыра.
Җәй көне сыра, вино һәм башка спиртлы эчемлекләр кулланмагыз! Җәй көне йөрәккә һәм кан тамырларына йөкләмә арта, ә алкоголь бу органнар өчен зарарлы. Кызу һавада бавыр акрынрак эшли һәм организмнан токсиннар акрынрак чыга.
Эссе көннәрдә энергетиклар да кулланмагыз, чөнки аларда зур күләмдә кофеин һәм таурин бар. Кызуда йөрәккә һәм кан тамырларына болай да йөкләмә зур булганлыктан, энергетиклар йөрәк өянәкләрен, инфаркт һәм инсульт куркынычын арттыра.
Җәйге эсседә кофены да саклык белән кулланырга кирәк, чөнки ул бәвел кудыргыч үзлеккә ия, димәк, организмнан кальций, калий, фосфор һәм башка тозларны куа. Ә эссе көннәрдә алар тир белән организмнан болай да чыга.
Фото ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев