Суның да була төрлесе...
Газлы су эчәсе килү организмга кальций җитмәү турында сөйли
Гади су сусауны яхшырак баса. Минераль суларда исә тоз бар. Эссе көнне, тирләү аркасында, организм су белән бергә калий, натрий һәм магний кебек мөһим микроэлементларны да югалта. Бу очракта минераль су ярдәмгә килә. Аны сайлаганда, составында натрий, хлор, калий, магний, кальций, сульфат ионнары булуына игътибар итегез. Суның минеральләшү дәрәҗәсе 2,5-3 проценттан артмаска тиеш. Ә дәвалау үзлекләренә ия минераль суны (анда 1 литр суга 10 граммнан артык тоз була) бары тик табиб киңәше белән генә эчәргә ярый. Мондый су артериаль кан басымын күтәрергә һәм бөерләр функциясенә йогынты ясарга мөмкин.
Табигый газлы сулар: “Боржоми”, “Ессентуки”, “Нарзан” ашказаны өчен файдалы. Аларның составын карап алырга кирәк.
Минераль суның этикеткасында “минерализация” дигән пункт бар, анда тоз күләме языла. Минераль суның 1 литрында тоз күләме 1 граммнан кимрәк булганын эзләгез.
Минераль су дәвалау үзлегенә дә ия булырга мөмкин. Андый су артык авырлыктан котылырга, иммун системасын ныгытуга ярдәм итә, нерв системасын тотрыклыландыра. Су йөрәк, калкансыман бизләр һәм ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге өчен файдалы.
Татлы газлы эчемлекләр тәмле, ләкин аларда шикәр һәм башка химик кушылмаларның күп булуын онытмагыз. Шуңа аларны сирәк кулланырга кирәк.
Салкын чәй һәм тоник җылы вакытта яхшы. Тоник әчкелтем тәмле, ул күпчелек коктейльләрдә кулланыла.
Энергетик эчемлекләр спорт белән шөгыльләнгәннән соң электролитлар балансын торгыза. Энергетикларда кофеин күп, шуңа аларны сирәк кулланыгыз.
Сәламәтлек өчен гади яки газсыз минераль сулар файдалы, ди белгечләр. Шикәр диабеты булганда, тәмләткеч кушылган газлы су эчүдән сакланыгыз. Ашказаны авырулары булганда, гомумән, газлы эчемлекләр куллануны чикләргә кирәк.
Сульфатлы сулар бавыр эшчәнлеген яхшырта, кальцийлы сулар сөякләр өчен файдалы.
Газлы су сайлаганда, аның составына игътибар итәргә кирәк. аның составында карбонатлаштырылган су, 0-5 грамнан да күбрәк булмаган шикәр булырга тиеш.
Көн саен газлы эчемлекләр куллану ашказаны ялкынсынуы һәм сидек куыгы авыруларына китерергә мөмкин, диләр табиблар. Шуңа газлы суларны сакланып кына кулланырга киңәш ителә.
Газлы суларны берничә төргә бүләләр. Алар табигый газлы һәм углекислый газ өстәлгән була. Табигый газлы суга минераллар өстәлә. Минераллар күп булган су сәламәтлек өчен файдалы булырга мөмкин, әмма алар билгеле бер тәмгә ия. Газлы суларның газлылыгы да төрлечә була.
Кайбер газлы сулар төрле тәмнәр (цитруслар, җиләк һ.б.) кушып эшләнә. Җиләк-җимеш тәме килгән сулар яратасыз икән, мондый газлы суларның табигый экстрактлар белән, ясалма кушылмаларсыз булганын сайлагыз.
Су сатып алганда, савытына да игътибар итегез. Танылган брендлар яхшы сыйфатлы булуы белән аерылып тора, чөнки алар сыйфат стандартларын төгәл үти. Пыяла савыттагы суга өстенлек бирергә кирәк, чөнки пыяла савыт су тәменә йогынты ясамый.
Фото – ясалма фәһем ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев