Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Суганны «еламыйча» гына чистартабыз

Суган чистартуның авырлыгын бу эшне башкаручы кеше генә белә

Суган кискәндә салкын су кушуның берьюлы берничә ысулын кулланып була. Мәсәлән, суганны кискәнче һәм кисү вакытында пычакны салкын суда чылатып ала  яисә чистартылган суганны берничә минутка салкын суга салып тора аласыз.

Чистартыр алдыннан суганны берәр сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Пычакны 15 минут суыткычның аскы өлешендә тотсаң, шундый ук нәтиҗә булачак.

Суганны кайнап утырган һәм пары чыгып торган су янында кисегез. Су пары суганның фитонцитларын (күздән яшь чыгара торган) тарата икән. Суганны әрчер алдыннан, аны зур кисәкләргә бүлеп, башта кайнар суга салып алыгыз, аннары судан алып, бер бөртек күз яше түкми турый аласыз.

 Авызыгызга бераз су алып, суганны кисеп бетергәнче аны йотмый торыгыз. Шулай эшләгәндә, күздән яшь чыкмый икән.

 Суган кискәнче сагыз яисә петрушка чәйнәп торыгыз. Сагыз һәм үләндә булган матдәләр суганның күз яшен чыгара торган сәләтен киметә.

 Суган кисә торган тактаны вентилятор яисә вытяжка янына урнаштырыгыз һәм рәхәтләнеп суган турагыз.

 Янып торган газ плитәсе яисә шәм ялкыны янында суганны курыкмыйча турый аласыз, чөнки ялкын суган тураганда чыккан фитонцидларны оксидлаштыра.

 Суган турый торган тактаны уксус белән чылатсагыз, анда барган химик реакция нәтиҗәсендә суган парлары нейтральләшә.

 Суган кисә торган тактага күп итеп тоз сибегез, шулай иткәндә, суган кискәндәге сут тозга сеңә һәм елатмый. Бу очракта тозның эре булуы мөһим.

 Тоз сибеп кенә түгел, тактаны лимон кисәге белән ышкып та шундый ук нәтиҗәгә ирешеп була, чөнки лимоннан бүленеп чыккан сут та суган кискәндә бүленеп чыккан елата торган парларны нейтральләштерү үзенчәлегенә дә ия икән.

 Суган турый торган пычак тигез, үткен, шома булырга тиеш. Пычак дөрес сайланса, кискән вакытта сут аз күләмдә бүленеп чыга һәм күз яшьләре түгелүгә ирек куелмый.

Гайфуллина Эльза фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев