Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Суган

Нәфесегезне тыймагыз, ашагыз!

Суган

Нәфесегезне тыймагыз, ашагыз!

Кешеләр суганны элек-электән үк кулланганнар. Суганда 10 процентка кадәр шикәр, аксымлы матдәләр, кальций тозлары, фосфор, микроэлементлар һәм эфир мае бар.  Башлы суганда һәм аның кыякларында аскорбин кислотасы, В1, В2, РР витаминнары бар.

Суганны тураган килеш тә, пешереп тә, кыздырып та, консервлаганын да, киптерел¬гәнен дә кулланалар. Ул зәңгелә авыруын булдырмауны кисәтү чарасы буларак та файдалы. Туклануда 70 г яшел суган куллану организмны тәүлеклек аскорбин кислотасы белән тәэмин итә.

Аны салкын тиеп авырганда да, тамак авыруларын дәвалаганда да кулланалар. Суганлы ризыклар аппетитны, ризык эшкәртүне, эчәкләрнең эшчәнлеген яхшырта. Шуңа күрә аш кайнату эшчәнлеге бозылганда, даими эч катканда да суган тәкъдим итәләр. Туралган башлы суган атеросклероз һәм гипертония авыруын дәвалаганда да файдаланыла. Грипп белән күпләп авырганда профилактик чара буларак суган кулланыла. Аның кабыгыннан ясалган төнәтми яра төзәтү үздегенә ия. Әлеге төнәтмә чәч төбен ныгыту һәм баштагы кавыкны бетерүдә дә кулланыла.

 Суган ютәлләгәндә, бронхит булганда да ярдәмгә килә. Башлы    суганны турап, яхшылап изеп, марля аша суын сыгалар. Барлыкка килгән сыеклыкка 1:1 микъдарында бал кушалар. Аны 1 чәй кашыгы белән көненә 3-4 мәртәбә эчәләр.

Сәяхәтләр вакытында климат алыштыруның тәэсирен бетерү өчен ипи белән суган ашыйлар. Чаян чаккан җиргә турап изелгән суган ябалар.

Суганны төеп, изеп сыгылган суын бит тиресенә дә сөртәләр. Ул су бит тиресен нәфисләндерә

 

 

Кайберәүләр кайчакта авыздан ис килә дип суган ашаудан тыела. Нәфесегезне тыймагыз, ашагыз. Тукланганнан соң кыздырылган әстер-хан чикләвеге яисә көйгән ипи катысы ашасагыз, суган исе килми.

Искерә башлаган итне кыздырганда да суган турап салалар. Ул ит исен бетерә һәм аны тәмләтә.

*    Суган тураганда күзне ачыттырмасын өчен пычакны салкын суга манып алалар.

*    Суган турый башлаганчы пычакны тоз белән ышкыйлар. Болай эшләгәндә аннан суган исе килми.

*    Башлаган яисә туралган суганны тоз сибелгән тәлинкәгә салсаң, бозылмый.

*    Киселгән урынына маргарин сөртсәң, урталай бүленгән суган әйбәт саклана, тәмен югалтмый.

*    Кыздырганда суган алтынсу төсле булсын дисәгез, туралган кисәкләрне онда әвәләп алыгыз. Табадагы майга бер чеметем шикәр комы өстәргә дә була.

*         Салатка кушарга дип туралган суганны тишекле чүмечкә салып, өстенә кайнап торган су коялар.

*         Ашка башлы суганны урталай кисеп, киселгән ягы белән майсыз табада кыздырып салалар. Болай саклаганда суганның хуш исе саклана.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев