Сарымсак – мең чиргә дәва
* Йөткерү үзәгеңә үтсә, өч бүлем сарымсакны изәсең дә, чүлмәккә салып, аңа бал өстисең (2-3 аш кашыгы), кайнатып, аннары суытып эчәсең. Ютәлнең эзе дә калмас.
* Сарымсакны тоз сибеп, әйбәтләп изәләр, согын чыгаралар, шуңа ике өлеш патока (кукуруз балы), төелгән инбир орлыгы өстиләр һәм, чүлмәккә салып, капкач кырыйларын ипи йомшагы белән «сылап», төнгә ипи пешерә торган кайнар мичкә куялар. Иртән чүлмәктәге сыеклыкны булдыра алган кадәр эчсәң, ютәлең юып алгандай юкка чыгар.
* Сарымсак көле патока һәм атланмай белән кушыла һәм әйбәтләп болгатыла. Кулдагы корчаңгыга, гел кычытып торган урынга шуны сөртәләр. Нәтиҗәсе искиткеч.
* Тын бетеп интектергән очракта им-томчылар сарымсакны тоз кушып изәргә, шуны бергә-бер катнашында шәраб белән болгатып эчәргә (әйтик, бер стакан), анын соңында җылы юрган ябынып аркага ятып торырга киңәш итәләр. Авыру бераз вакыттан шабыр тиргә батар. Әгәр аның авызыннан я борыныннан бераз гына кан китсә, куркып калмагыз, чирнең шул рәвешле чыгып китүе бу. Әлеге хәл булмый икән, димәк, хаста бөтен тәнгә таралып юкка чыккан.
* Көн саен ач карынга бер генә бүлем сарымсак ашасагыз, күз тию, бозык ише нәрсәләрне бар дип тә белмәссез.
Һәркемгә дә килешмәскә мөмкин. Алдан табиб белән киңәшләшегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев