Пиннегең әзерме?
Мунча себеркесе әзерләргә өйрәнәбез
Җәй – үзе бер хәзинә, үзе бер байлык. Бу чорда авыл халкы печән әзерли, җиләк җыя, мунча себеркесе бәйли, төрле үләнннәр киптерә. Бүген авыл халкы мунча себеркесе (кайберәүләр аны пиннек дип йөртә) әзерләү белән мәшгуль. Мунча себеркесе әзерләүнең дә үз вакыты, кагыйдәләре, һәркемнең үзенә генә хас серләре бар.
Кыш өчен пиннекне агач яфраклары ныгыгач, каенның беренче “алка”лары күренә башлагач җыярга кирәк. Ләкин “алка”лы ботакларны себеркегә бәйләргә ярамый. Мондый пиннек сыйфатлы булмый.
Пиннекне тәүлекнең теләсә кайсы вакытында әзерләргә ярамый. Аны бары тик кояшлы, яңгырсыз көндә генә бәйлиләр. Ботакларны иртәнге якта, чык кипкәч җыярга кирәк. Пиннек өчен каенның аскы, бер тапкыр да чәчәк атмаган ботакларын сындыралар. Пиннек әзерләүнең бар таләпләрен үтәгән очракта гына файдалы матдәләр саклана.
Пиннекне күләгәле җиләс урында, бер-берсенә тидерми генә колгага элеп киптерәләр. Бәйләгәндә бавын нык итеп кысып куярга ашыкмагыз, җиңелчә генә бәйләгез. Бу ботаклар тигез булып кипсен өчен эшләнә. Алты-җиде көннән соң, пиннек бераз кипкәч, бәйләвечен ныгытырга киңәш ителә. Менә шуннан соң гына мунча себеркеләрен бер-берсенә якын итеп терәп, сакларга куярга да була. Пиннекне башта ук каты итеп бәйләсәң, аның эчке өлешендә калган яфраклар төсен үзгәртәчәк. Кайчак алар карасу төскә дә керергә мөмкин. Мондый пиннек хуш исле булмаячак. Дөрес кипкән очракта себеркенең яфраклары тонык яшел төстә була.
Пиннек, идән себеркесе кебек җыйнак түгел, ә җилләткеч формасында булырга тиеш. Пиннекне мондый формага кертү өчен, колгага асып түгел, сәкегә яки идәнгә җәеп киптерергә киңәш ителә. Көн саен өстен аска әйләндереп торырга онытмагыз.
Июнь аенда җыйган пиннекнең яфракларында гына түгел, ботакларында да файдалы матдәләр күп була. Мондый пиннек белән чабынганда, ул тәнне авырттырмаячак, йомшаграк төшәчәк.
Юл буйларыннан, сәнәгать объектлары янында үскән агачлардан пиннек әзерләргә киңәш ителми.
Имән себеркесе бөтен кешегә дә килешмәскә мөмкин. Сау-сәламәт кешеләр генә аның белән чабына ала. Аны август аенда әзерлиләр. Имән тирәсендә әрекмән үсә икән, пиннек өчен иң яхшы агач – шушы. Имән ботакларыннан ясалган себерке белән өч-дүрт мунчада чабынырга була.
Кычыткан пиннеген җәй урталарында, ул чәчәк атар алдыннан яки чәчәк атканда әзерләргә киңәш ителә. Мондый себерке белән чабыну үзе бер сихәт бирә. Кычыткан тәнне чага дип куркырга кирәкми. Ул тәнне чеметеп ала, тире кызара, ялтырап кала. Пиннек калдырган бу эзләр организм өчен файдага гына. Кычыткан радикулит, ревматизм, подагра кебек авырулардан котылырга ярдәм итә. Тик аның белән икенче тапкыр чабынып булмый, сихәте бетә.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 июль санында укыгыз.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев