Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Петуния белән гортензиямнең яфрагы саргая. Нишләргә?

Аның сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин: суны артык күп сипкәннән, талпан, үсемлек бете, хлороздан (туфракта тимер тозлары җитешмәгәнлектән, үсемлекләрнең саргаюы). Әгәр дә корткычлар күренмәсә, хлороздан «дәваларга» кирәк була

Моның өчен түбәндәге эремәне әзерләгез: бер чәй кашыгы лимон кислотасын аз гына җылы суда эретәбез дә, ун литр суга салабыз һәм сибәбез. Файдасы булса, профилактика өчен беничә тапкыр сибәсе була.

Әгәр дә булышмаса, түбәндәге катнашманы кулланып карагыз: ярты чәй кашыгы тимер купоросына шуның кадәр үк лимон кислотасы һәм бер литр су салыгыз. Бу катнашманы чәчәк тирәли туфракка сибәбез, яфракларына тидермәскә тырышыгыз. Ә туфракка алдан беркат су сибелгән булырга тиеш.
Руниза Закирова 


Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар төркеменнән

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев