Пәрдәләрең җилфер-җилфер...
Челтәр, тюль сатып алганда аның нинди материалдан эшләнүенә игътибар итегез
Элек, кибетләрдә пәрдәләр сатылмаганда да, хатын-кызлар йорт тәрәзләрен бизәү өчен төрле япмалар элгәннәр. Ул чорда кулдан чигелгән пәрдәләр һәр өйдә булган. Бүген сатуда челтәр пәрдәләрнең ниндие генә юк!
Табигый тукыма. Күзгә күренеп югала баручы матурлык. Белгечләр табигый тукымадан тегелгән тюльләрне шулай дип атый. Әлеге тукыманың составында ефәк һәм киҗе-мамык күп. Шуңа, мондый материалдан эшләнгән тюль алырга уйласагыз, аны кимендә 15 сантиметр запас белән алыгыз. Табигый составлы челтәрнең бизәге төсен үзгәртергә, әйтик, зәңгәрдән яшелгә әйләнергә мөмкин. Табигый тукымада буяуны кимрәк кулланалар, нәтиҗәдә, төс тизрәк уңа.
Синтетик тукыманың төсе озак саклана. Әмма кимчелекләре дә бар. Мәсәлән, вискоза йомшак булу сәбәпле, берникадәр вакыттан соң, сузылып, ямьсезләнергә мөмкин. Шуңа челтәр составында аның өлеше 20 проценттан артмый. Составның калган өлешен полиэфир җепселләр, ягъни полиэстер тәшкил итә. Тюль бары тик полиэстердан гына да торырга мөмкин. Белгечләр мондый челтәрне иң яхшысы дип саный. Ул бөгәрләнми дә, сузылмый, саргаймый һәм утырмый да.
Челтәрнең төренә дә игътибар итәргә кирәк.
Челтәр-сетка. Җиңел һәм үтә күренмәле булуы сәбәпле хуҗабикәләрнең күңелен яулаган матурлык бу. Эре яки вак күзәнәкле, төрле төстә һәм бизәкле булырга, ялтыравык, мәрҗән кебек әйберләр белән бизәлергә мөмкин. Әнә шулай матур итеп бизәлгәннәре зал тәрәзләренә бигрәк тә килешә. Ләкин сетка бик тиз тузан җыя. Шуңа күрә хуҗабикәләр мондый төр челтәрләрне алу яклы түгел.
Органза – ефәк белән синтетик җепселләрдән торган юка һәм купшы табигый тукыма. Мондый челтәр тиз генә тузмый, тузан җыймый, җиңел юыла. Көне буе кояш “күз”ендәге тәрәзәдә эленеп торса да, кояш нурларына бирешми. Әмма тыгызрак үрелгән челтәр һаваны начар үткәрә, бу бүлмә температурасына һәм дымлылыкка тискәре тәэсир итәргә мөмкин.
Вуаль – элек-электән килгән, модасы чыкмый торган тукыма. Хәзер алар ак кына түгел, төрле төсләрдә, төрле бизәкләр белән чыгарыла. Соңгы вакытта микровуаль дигән тукыма хуҗабикәләр күңелен яулады, чөнки мондый төр челтәрләр гадәти вуальгә караганда затлырак, яктылыкны күбрәк үткәрә һәм органза кебек ныклы.
Челтәр яисә тюльне ничек сайларга? Тәрәзәләре төньякка яки көнчыгышка карап торган бүлмә караңгырак була. Мондый очракта ачык төстәге юка, үтә күренмәле пәрдәгә өстенлек бирергә кирәк. Ә менә көньякка карап торган тәрәзәләр өчен караңгырак төстәге калынрак челтәр кулай. Эре бизәклесе дә бик килешле булыр.
Челтәрнең төсенә килгәндә, белгечләр күк һәм әфлисун төсендәге челтәрнең тиз уңуы турында кисәтә. Иң чыдамы – яшел һәм сары төстәгеләре. Мондый тюль тәрәзәгә кимендә 5 ел буе купшылык биреп торачак.
Кайбер хуҗабикәләр тәрәзә челтәрен ел фасылы үзгәргән саен алмаштыра. Чыннан да, бу өйгә үгәреш кертә, ямь бирә. Әмма ак челтәрләр вакыт үткән саен саргая. Шулай да аларны ташларга ашыкмагыз. Саргайган челтәрне агартырга мөмкин. Моның өчен тоз һәм “зеленка” гына кирәк. Челтәрне кичтән җылы суга җебетергә салып, иртән кер порошогы белән юарга кирәк. Аннары 0,5 литр җылы суга 3 аш кашыгы исәбеннән эре тоз кушып, шуңа 1-2 тамчы “зеленка” өстәгез дә, шунда челтәрне әйләндергәләп чайкап алыгыз. Тоз аны ныгыта, катырак итә, ә “зеленка” агарта. Болай иткәндә, челтәрегез яңарып, купшыланып китәчәк.
Челтәр яки тюльне автомат машинада юарга җыенсагыз, аны 1 литр суга 1 чәй калагы исәбеннән әзерләнгән тоз һәм кер порошогы эремәсенә салып, шушы суда 4-8 сәгать тотарга кирәк. Шуннан соң машинада “деликатный режим”га куеп юдыртырга мөмкин.
Фото – «Татар-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев