Өшемәгез, розаларым!
Розаларны кышка әзерләргә вакыт җитте
Салкынга иң чыдам розалар булып парк розалары санала. Алар 15 градуска кадәр салкынга түзә ала. Полиант һәм флорибунда розаларының ботакларын җиргә яткырып калдырсаң да җитә. Алар 10 градуска кадәр салкынга түзә. Чәй һәм чәй-гибрид розалары 5 градус суыкта да туңа, шуңа аларны яхшылап капларга кирәк.
Роза чәчәкләрен кисү һәм каплау вакытын дөрес сайларга кирәк. Иртә капласаң, аларның “иммун системасы” көчсезләнә, авыруларга тиз бирешүчән була. Соңга калсаң, салкында розалар үләргә мөмкин.
Розаларны кышка әзерләүнең иң кулай вакыты – көз азагы, ягъни ноябрь уртасы һәм азагы. Шулай да һава шартларын исәпкә алырга кирәк. Розалар 0 градуска кадәр түзә ала.
Көзен розалар туклыклы матдәләр туплап, кышка әзерләнә. Иртә кисү үсемлекне көчсезләндерә. Ул кышны чыгачак, әмма язын авырулар белән көрәшергә туклыклы матдәләр җитмәскә мөмкин. Розаларны иртә капласагыз, аларны өстәмә тукландыру кирәк булачак.
Чәчәкне каплар алдыннан гына кисәргә кирәк. Кискәннән соң куак биеклеге 40-60 сантиметр калырга тиеш. Менә шушы ботакларны капларга кирәк. Кискәннән соң һәр ботакта алты-җиде бөре калсын. Алар азрак булса, кисү биеклеген киметергә мөмкин, шулай да бик озын калмасын. Кыскарак итеп кискәндә дә чамасын онытмагыз.
Авыруга охшаган роза ботакларын (кара яки соры таплы, сулы урыннары булса, кайрысы булмаса, механик җимереклекләр булса) беренче чиратта кисеп атыгыз.
Ботакларны кисүнең соңгы этабы – коелмаган яфракларны һәм чәчәкләрне алып ташлау. Идеалда – роза куагыннан иң көчле һәм сәламәт булган берничә ботак кына калдыру.
Парк розалары салкынга чыдам, ул җылы кышны җиңел кичерә. Ләкин температура 15 градустан түбән төшкәндә, аларны да каплау хәерле булыр.
Роза куакларын каплау өчен иң элек куак төбен казырга, аннары аны йомшартырга кирәк. Каркас яки бастыргыч куярга онытмагыз. Каплауны ике этапта – берничә көн дәвамында башкарырга кирәк.
Роза куагы төбен көрәк тирәнлегендә казырга кирәк. Казыганда үсемлекнең тамырларын җәрәхәтли күрмәгез. Аннары үсемлеккә бер-ике көн ял бирегез. Кайбер розаларның ботаклары кайчак агачка әверелә. Аларны сындырмыйча гына җиргә яткыру мөмкин түгел. Бу очракта куакның бер ягын казып, аны тамыры белән бергә аударыгыз. Розаларны җиргә кысып куегыз, тик ботаклар туфракка тиеп тормасын. Моның өчен берәр җайланма ясагыз, ул үсемлекне җирдән 5-10 сантиметрга күтәреп торсын. Аның өчен чыршы ботаклары һәм яфрак катламы куярга була. Шуннан соң тамыр янындагы туфракны йомшартыгыз. 30-40 сантиметр биеклектә таучыклар ясагыз. Болай иткәндә, тамыр янындагы бөреләр салкыннан саклана.
Чәй, чәй-гибрид, флорибунда сортлары да шундый ук биеклектә киселә. Аларның бөреләре тулысынча туфракка күмелеп кала. Бу дөрес була. Туфрак коры булырга тиеш. Пычкы чүбе яки торф кулланырга ярамый, алар дым суыра.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 25 октябрь саныннан укыгыз.
Оксана Исламова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев