Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Орхидея үстерү серләре

Орхидеяны, гадәттә, пластик үтә күренмәле савытка утырталар. Бик сирәк кенә керамик чүлмәктә үсә торганнарын очратырга була. Үтә күренмәле савытлар әлеге гөл өчен кулайрак. Бу тамырларда фотосинтез процессы барсын өчен кирәк.

Чүлмәкнең аскы өлешендә тишекләр булырга тиеш. Артык су агып чыксын һәм тамырлар арасында һава әйләнеше булсын өчен шулай кирәк.
Орхидеяны туфракка түгел, ә субстратларга утырталар. Ул агач кайрысы нигезендә ясала. Аның составында нарат, чыршы, имән кисәкләре булырга тиеш. Кисәкләрнең зурлыгы 1-5 см чамасы булса әйбәт. Аңа тагын агач күмере, керамзит та кушалар.

Орхидея чәчәкләр белән даими сөендерсен өчен өйдә тропик шартлар тудырырга кирәк. Гөл тәүлекнең 12-14 сәгатен яктылыкта уздырырга тиеш. Әмма иртән һәм кичен кояш нурлары турыдан-туры төшмәве яхшырак. Кыш айларында фитолампа кулланырга була.

Температура режимын һәм дымлылыкны саклау хакында да онытмагыз. Җылы ярата торган орхидеялар өчен һава +22..+28 градус булса әйбәт. 
Дымлылык орхидея үсә торган тирәлектә кимендә 50-70 процент булырга тиеш. Җәйге эсселәрдә моның өчен суны гөлнең яфракларына сиптерергә мөмкин.

Орхидея – су ярата торган үсемлек. Иң уңайлысы – аны сулы савытка батырып тору. Җәй айларында моның өчен 20 минут кирәк булса, кышын 5 минут та җитә. Шул вакыт эчендә тамырлар үзләренә кирәкле суны алырга өлгерә. Әмма артык су сибү дә гөлнең үлүенә китерергә мөмкин. Артык дымлылыкка караганда, орхидея корылыкны җиңелрәк кичерә.

Гөлгә су кирәклеген берничә билге буенча ачыклый аласыз:

- чүлмәкнең авырлыгы буенча (бигрәк тә чүлмәк үтә күренмәле булмаса);

- кулыгызны гөл утыртылган катнашмага 5 сантиметрга батырып карап;

- орхидея бәйләп куелган таякның аскы очына карагыз.

Әгәр дә тамырлар яшел икән, димәк, дым җитәрлек. Әгәр сорырак булса – су сибәргә вакыт җиткән дигән сүз.

Наилә Сәлахова фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев