Орлыгың әзерме?
Уңышның мул булуы яхшы сыйфатлы орлыкка бәйле
Орлык кабында җитештерүченең атамасы, адресы һәм оешманың телефоны күрсәтелгән булырга тиеш. Культураның исеме, яраклылык вакыты, ничә данә орлык салынуы яисә авырлыгы да языла. Шулай ук стандартлар һәм орлык сыйфаты да күрсәтелә (ГОСТ, ОСТ). Яшелчә культуралары – ГОСТ Р 52171-2003, ГОСТ 32592-2013, чәчәкләр өчен – ГОСТ 12260-81 һәм ГОСТ 12420-81 таләпләре стандарт санала.
Һәр партия орлыкта мәҗбүри тәртиптә чәчү сыйфатын аңлата торган сертификат яисә таныклык булырга тиеш. Бу – мөһим күрсәткеч. Орлыкларның партия номерын белү нигә кирәк соң? Әгәр орлыкның сыйфаты начар булса, чек белән орлык төргәген күрсәтеп, компаниягә дәгъва белдерә аласыз. Партия номеры чекның икенче ягында языла. Билгеле, сатып алу турындагы чекны махсус кибетләр генә бирә ала.
Икеләтелгән кәгазьгә төрелгән орлыкның (икенче кат итеп, гадәттә, фольга яки полиэтилен кулланалар) яраклылык вакыты – ике ел. Шунысына игътибар итегез: орлык тутырылган вакытны күрсәткән төргәктә яраклылык вакыты күрсәтелми. Әйтик, орлык бер яки ике ел саклангач, ул сәүдә әйләнешеннән алына.
Намуслы җитештерүчеләр орлыкның яраклылык вакытын төргәк тышына, гадәттә, аның аскы өлешенә махсус штамп белән сугалар. Әгәр саннар типография ысулы белән язылган икән, димәк, алдыгызда – ялган орлык. Чөнки орлык салынасы кап алдан ук әзерләнә һәм анда орлык кайчан салынасын беркем алдан белми.
Тышына бернинди рәсем төшерелмәгән ак каплардагы орлык та начар дип әйтеп булмый. Аерма шунда – дизайн булмау сәбәпле, алар арзанрак тора. Әмма мондый орлык кабында да үсемлек һәм сорт турындагы мәгълүмат булырга тиеш.
Орлык сайлаганда, игътибарлы булырга, орлык салынган пакетларның маркировкасын җентекләп өйрәнергә кирәк. Аларда җитештерүче фирманың исеме, үсемлекнең фотосы, рус һәм латин телләрендәге культура һәм сортның исеме, орлыкларның массасы, партия номеры күрсәтелергә тиеш.
ТУ, ГОСТ, ОСТ тамгалары булуга да игътибар итегез: алар булса, димәк, әлеге орлыклар лаборатория шартларында җентекләп тикшерелгән һәм стандартлар таләпләренә туры килә.
Орлыкларны кайда сатып алу яхшырак соң? Иң яхшысы – орлыкларны төрле күргәзмәләрдән алу. Орлыклар бирегә, арадашчыларны читләтеп, турыдан-туры җитештерүчеләрдән килеп керә. Алар сыйфатлы булулары өстенә, арзанрак та тора. Шулай ук бакча үзәкләрендә дә әйбәт шартларда сакланган сыйфатлы орлыклар сатыла. Ассортименты зур булганлыктан, җаның ниндиен тели, шундыен сайлап алырга мөмкин. Интернет-кибет аша алынган орлыклар да начар түгел, әмма алардан яхшы сыйфатлы орлык килүенә яхшылап инанырга кирәк. Ә менә ачык базарлардан, азык-төлек кибетләреннән сатып алу киңәш ителми. Аларда орлыкларны саклау шартлары төгәл үтәлми.
Гибридмы, әллә сортлымы? Гибрид һәм сортлы орлыклар була. Гибрид орлык тиз тишелә, үсемлекнең иммунитеты нык була, уңышны мул бирә. Мондый орлык капларына “F1” дип языла. Итальянчадан “сортлы ата-ана баласы” дигәнне аңлата. Ә 1 саны – “беренче буын” дигән сүз. Гибрид орлыктан үскән үсентенең бердәнбер кимчелеге шул: орлыкларын алып калудан мәгънә юк, ул уңыш бирмәячәк.
Орлык каплары төрле материалдан ясала. Кәгазьдән генә түгел, металл катыштырылган, пластик, полиэтиленнан эшләнгәннәре дә була. Иң яхшысы – фольга һәм полиэтилен пленка катламнарыннан яки ике катлы фольгадан торган кап. Мондый капларда теләсә кайсы орлык ике ел дәвамында сыйфатын җуймыйча саклана. Ә кәгазь каплардагы орлыкларны, саклау вакыты озаграк күрсәтелсә дә, бер ел гына сакларга мөмкин.
Найлә Нәбиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев