Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Өйнең яктылыгы йортка нур бирә

Люстра сайлау – бик четерекле эш

Кайсы бүлмәгә нинди люстра эләргә?

Кунак бүлмәсенең яхшы һәм тигез яктыртылуы мөһим. Ут якты, ләкин “йомшак”, “җылы” булса, бүлмәгез тагын да күркәм булыр. Исеме җисеменә туры килсен өчен, люстраның кунаклар күңеленә хуш килердәй матур, зәвыклы булуы шарт. Гадәттә, кунак бүлмәсенә биш лампочкалы асылма люстра эләләр.

Аш бүлмәсе. Бу бүлмәнең дә һәрчак якты булуы таләп ителә. Биредәге люстраның гади, әмма зәвыклы булуы әйбәт. Гадәттә, түшәм яктырткычы җитә. Аның судан “курыкмавы”, җиңел юылуы шарт. Аш бүлмәсе өчен пластик, акрил, пыяла, металл кебек гади генә материаллардан эшләнгән люстралар алу кулайрак булыр.

Йокы бүлмәсе. Йокы бүлмәсе җиңелчә генә яктыртылырга тиеш. Якты ут йокыны качыра, организмның ял итәргә әзерләнүенә аяк чала. Әлеге бүлмәгә түшәм яктырткычлары яки абажурлы люстралар кирәк. алар пульт белән идарә ителешле булса, тагын да яхшырак. Йокы бүлмәсенең яктырткычлары гади һәм “тыйнак” булу кирәк.

Балалар бүлмәсендә люстраның яктылыкны уртача сибүе, шул ук вакытта мультфильм персонажлары белән бизәлүе, экологик чиста материаллардан: агачтан, пластик һәм текстильдән эшләнүе шарт.

Юыну бүлмәсенә түшәмгә яки стенага беркетелүче уртача яктылыктагы яктырткыч урнаштыру дөресрәк булыр. Яктырткычыгыз җыйнак һәм дым үткәрми торган булырга тиеш.

Коридорның бөтен мәйданының тигез яктыртылуы өчен, озынча формадагы яктырткыч сайларга кирәк. Аннан төшкән ут көлтәсенең күзгә, шулай ук көзгегә төбәлмәве мөһим.

Люстраның төсен дөрес сайлау да мөһим. Дөрес төс сайланмаса, бүлмәнең купшылыгы югалачак. Люстраны пәрдәләр, кәнәфи, обойлар төсенә охшатып алырга мөмкин. Күзгә бәрелеп тормавын теләсәгез, нейтраль төстәге пыяла яки бәллүр люстрадан да әйбәте булмаячак.

Фото – ясалма фәһем ярдәме белән эшләнде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев