Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Файдалы киңәшләр

Өйнең яктылыгы йортка нур бирә

Люстра сайлау – бик четерекле эш

Беренче электр утлары кабынганга да инде күп еллар узган. Элегрәк һәр йортта 60, 90 Вт электр лампочкалары янса, бүген аларны диодлы лампалар алыштыра. Хәзер һәр йортны берсеннән-берсе матур люстралар бизи. Кибетләрдә аларның төрлелегеннән баш әйләнә.

Люстралар берничә төрле була: асылма, түшәм һәм спот.

Асылма люстра классик төр булып санала. Гадәттә ул 3-5 лампочкалы, кайберләре берничә яруслы итеп эшләнә. Мондый люстра биек түшәмле бүлмәләр өчен генә кулай. Кайберләрен биеклек буенча көйләргә, түшәмгә беркетелә торган шнурын, пружинасын яки чылбырын кыскартырга яисә озынайтырга мөмкин.

Түшәм люстрасы. Түшәмгә “ябышып” торучы люстра шулай йөртелә. Гадәттә тәлинкә рәвешендә була, күп урын алмый, түшәмгә беркетелә. Ясалышы, бизәлеше буенча асылма люстрадан калышмый. Заманча булуы белән дә мондый люстралар киң кулланылыш таба. Мондый люстралар кечкенә һәм уртача зурлыктагы бүлмәләргә урнаштырыла. Тәбәнәк түшәмле бүлмәләр өчен бик уңайлы санала.

Спот лампочкадан сибелүче ут көлтәсен үзенә кирәкле юнәлешкә борып кую мөмкинлеген бирә. Түшәмгә яки стенага беркетелә, бер яки берничә лампочкалы була. Бүлмәне яки аерым бер әйберне яктырту өчен бик уңайлы. Спот бүлмәне яктылык белән “бизәү” мөмкинлеген дә бирә.

Үлчәме. Люстраның үлчәме бүлмәгә туры килергә: зур да, кечкенә дә булмаска тиеш, югыйсә бүлмә дизайны бозылырга мөмкин. Артык зур люстра бүлмә киңлеген “урлап”, аны “басып” торган кебек булачак. Ә артык кечкенәсе югалып калачак һәм бүлмәне тиешенчә яктыртмаячак.

Диаметры. Люстра диаметрын төгәл генә билгеләү формуласы да мәгълүм: бүлмә озынлыгы+бүлмә киңлеге х 10. Шушы формула нигезендә исәпләп, люстра алсагыз, һичшиксез, йортыгыз якты һәм сез матур булачак.

Биеклеге. Люстраны нинди биеклектә урнаштыруның дөрес булачагын белү өчен, бүлмә биеклеген дүрткә бүләргә кирәк. Шул ук вакытта люстрадан идәнгә кадәр ераклык 190 сантиметр яки аннан күбрәк булырга тиеш.

Фото – ясалма фәһем ярдәме белән эшләнде 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев