Нәрсә ул аэрогриль?
Соңгы вакытта аэрогриль турында күп сөйлиләр. Заманча техника хуҗабикәләрнең эшен җиңеләйтә
Көн дәвамында өй җыештырудан, ашарга әзерләүдән азат итү өчен нинди генә уңайлы җиһазлар юк. Керләрне автомат “килен” юа. Идәннәрне җыештыруны тузан суырткычка тапшырдык. Аш-су бүлмәсендә дә нинди генә көнкүреш техникасы юк: кофе-машина, мультиварка, сок сыгучы машина, миксер, мультиварка һәм башка тагын шундый бик күп җиһазлар.
Аэрогриль – плитә, мультиварканы алыштыручы камил универсаль җиһаз. Тиз арада майсыз бәрәңге, кетердәп торган тавык кыздыра, тәме сакланган балык әзерли һәм башка төр ризыклар пешерә ала. Аэрогриль ризыкны кайнар һава ярдәмендә әзерли. Гади генә итеп аңлатканда, ул газ мичен, гриль һәм хәтта фритюрницаны берләштерә. Аэрогриль кайнарга чыдам капкачлы савыттан гыйбарәт. Анда җылыткыч (ТЭН яки галоген лампа) һәм җилләткеч урнаштырылган. Җиһаз эшләгәндә, җилләткеч ризыкка төрле яктан кайнар һава өрдерә, шуңа аэрогрильдә әзерләнгән ризык көйми, май сеңдермичә тигез булып пешә.
Аэрогрильнең иң зур өстенлеге – ризыкны майны күп салмыйча әзерләү мөмкинлеге. Ризык газ мичендәге кебек һава агымы ярдәмендә кыздырыла, шуңа витаминнар һәм файдалы үзлекләр саклана. Аэрогриль ярдәмендә ит, бәрәңге, балык кыздырырга, яшелчә, камыр ризыклары пешерергә, җимешләр киптерергә, хәтта банкаларны парландырырга да мөмкин.
Аэрогрильне һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып һәм әлеге җиһаз ярдәмендә күпме кешегә ризык әзер-
ләячәген исәпкә алып сайласа яхшырак. Ризык җылыту яки дачада ял иткәндә генә куллану өчен җыйнак кына аэрогриль-аэрофритюрница уңайлы була. Ә пешерергә яратучылар һәм ишле гаиләләр өчен аэрогрильнең классик яки күпфункцияле төрен сайларга кирәк. Савыт күләменә килгәндә, 4 кешелек гаиләгә бер утырып ашау өчен 5-8 литрлы аэрогриль җитә. Күбрәк кешегә ризык әзерләү өчен 10-17 литрлы аэрогриль уңайлырак булачак.
Савыт аэрогриль тартмасының зурлыгына туры килергә тиеш. Шуңа иң элек аэрогриль тартмасының зурлыгын карагыз. Савыт куйгач, тартмада һава циркуляциясе өчен җитәрлек урын булу мөһим. Савыт-саба сайлаганда аның материалын, күләмен, формасын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алырга кирәк. Савыт-саба югары температурга чыдам, куллану һәм чистарту өчен уңайлы булырга тиеш. Иң яхшы материаллар: тутыкмый торган корыч (югары темпуратурага һәм тутыгуга бирешми), кызуга чыдам пыяла (температураны яңшы күтәрә, ләкин тиз ватыла), керамика (җылылыкны яхшы үткәрә, тик тиз ватылырга мөмкин), силикон (камыр ризыклары пешерү өчен уңайлы, югары температурага чыдам һәм җиңел юыла).
Аэрогрильнең, ризык әзер булгач, автомат сүнү функциясе җиһазны куллануның куркынычсызлыгын тәэмин итә. Ә корпусының җылылык изоляциясе, кагылганда, пешүдән саклый.
Аэрогрильләрнең куәте төрле, 1000-2000 Вт һәм күбрәк тә булырга мөмкин. Куәте зуррак булган аэрогриль тизрәк җылына һәм ризыкны тизрәк пешерә. Шул ук вакытта мондый аэрогриль электр энергиясен дә күбрәк куллана. Гаиләгез, шәхси ихтыяҗлар өчен 1400-1500 Вт куәткә ия аэрогриль дә җитә. Шулай да, ризыкны тиз арада әзерләргә телисез һәм тизлек яратасыз икән, куәтлерәк аэрогриль сайларга киңәш ителә.
Фото – ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев