Матурлыкны саклыйм дисәң
Җәй айларында бит һәм тән тиресен тәрбияләү үзенчәлекләре
Хатын-кызлар һәрчак матур булып күренергә тырыша. Ул гүзәл зат булып яратылган. Шулай да экологик шартлар, кояш активлыгы, туклануның үзгәреп торуы фән үсеше тән тиресен картаюдан, тышкы факторлардан һ.б. саклау турында белемне һәрчак актуаль итә. КФУның Университет клиникасы эпидемиолог-табибы, эстетист-косметолог Алинә Гыйльманова белән эксклюзив әңгәмә вакытында җәй айларында бит һәм тән тиресен тәрбияләү үзенчәлекләре турында сөйләштек.
– Сәламәт тоту өчен, косметик чараларның тире тибына карап кына түгел, сезонга карап та сайланырга тиешлеген беләбез. Алинә Фәритовна, җәй айларында бит тиресен тәрбияләүгә нинди үзгәрешләр кертергә кирәк?
– Җәй көннәрендә безнең бит тиресе игътибарны да, саклану чараларын да күбрәк таләп итә. Бу чорда түбәндәге критерийларны истә тотып, аларга күбрәк басым ясарга кирәк. Җәй көне тирене дымландыру беренче урында торырга тиеш: куе кремнар урынына җиңел текстуралы һәм гиалурон кислотасы булган сывороткалар, гельләр кулланыгыз. Җылы һава тирене киптерә, шуңа күрә дымландыру бик мөһим. Кояштан саклану шулай ук игътибар үзәгендә булсын. Диңгездә генә түгел, көндәлек тормышта да кояштан саклану факторы – SPF (СПФ) 30-50 булган кремнар кулланырга тырышыгыз. Ультрашәмәхә нурланыш пигмент таплары барлыкка килүгә, тиз картаюга, тиренең ныклыгын югалтуга китерә. Майлы кремнар урынына җиңелчә косметик продуктлар – сулы эмульсияләр һәм флюидлар кулайрак булыр.
– Бит һәм тән тире өчен кояштан саклаучы чараларны ничек дөрес итеп сайларга?
– SPF (СПФ) күрсәткече шәһәрдә 30+, диңгез ярында 50+ киңәш ителә. Майлы тире өчен – комедоген булмаган флюидлар, коры тире өчен дымландыручы компонентлы кремнар кулланыгыз. Диңгездә яки бассейнда булганда, кремнарның суга чыдамлыгын да исәпкә алырга кирәк. Физик (минераль) фильтрлар (цинк оксиды, титан диоксиды) сизгер тире өчен яхшы, ә химик фильтрлар җиңелрәк һәм акрынрак эшли.
– Җәй айларында тән тиресен тәрбияләүдә нинди хаталар күп очрый?
– Беренче хата – SPF (СПФ) саклануны кулланмау һәм аны яңартып торуны оныту. Аны кояшлы көннәрдә генә түгел, һәрвакыт кулланырга кирәк. Кояш астында озак булганда, SPF (СПФ) чараларын ике сәгать саен яңарту, артык кояшлы булмаган җирдә дүрт сәгатьтән соң яңарту мөһим. Химик фильтрлы SPFны (СПФ) урамга чыгарга 15-30 минут алдан, минераль фильтрлысын урамга чыгар алдыннан гына сөртсәгез дә була. Икенче проблема – тирене нык киптерү. Спиртлы тониклар һәм куе гельләр тирене киптерә. Алар себум балансының бозылуына китереп, майлылыкны арттыра ала. Өченче хата шул: хатын-кызлар тирене дымландырырга оныта. Кондиционерлы бүлмәләр һәм эссе һава тирене корыта, шуңа күрә гиалурон кислотасы һәм церамидлар файдалы булыр. Тирене су белән генә юу җитми, дөрес итеп сайланган тониклар кулланырга, тиешле рәвештә чистартылган гади су эчәргә дә кирәк.
– Кояш ванналары алгач, кызынганнан соң тирене тынычландыру өчен нинди чаралар яхшырак?
– Салкын тәэсир, ягъни битне суыту, алоэ-вера геле яки термаль суны спрей ысулы белән сиптерү ялкынсынуны киметә. Терапия ягыннан карасак, пантенол (B5) һәм д-пантенол ялкынсынуны киметә, ә церамидлар тирене торгыза. Майсыз сывороткалар һәм кремнар исә тирегә кирәкле дым бирә.
– Җәй көне кулланылучы косметикада нинди ингредиентлар булмаска тиеш?
– Ретинол (A витамины) һәм кислоталар (AHA/ BHA) тиренең кояш нурларына сизгерлеген арттыра, шуңа күрә аларны кичен һәм төнлә генә кулланырга ярый. Югары концентрацияле спирт тирене киптерә һәм май бүленеп чыгуны арттыра. Кокос, ши мае кебек калын ягыла торган куе майлар да майлы һәм комедоген тире өчен начар.
– Кызуда нык майлы тиреле кешеләргә нишләргә?
– Чистарту процедурасын төгәл үтәү кирәк. Бу максатта цинк һәм салицил кислотасы булган йомшак күбекләр белән юыну файдалы. Май бүленеп чыгуны контрольдә тоту да бик мөһим. Ниацинамид (B3) һәм составында күкерт булган препаратлар майлылыкны киметергә ярдәм итә. Тиренең ялтыравын киметеп, бераз тоныкландыру өчен минераль пудралар һәм праймерлар ярдәмгә килә.
– Җәйге айларда пилинг һәм маскалар режимын үзгәртергә кирәкме?
– Агрессив скраблар урынына ферментлы (папаин, бромелаин) яки PHA кислоталарын сайлагыз – алар йомшаграк. Гиалурон кислотасы белән дымландыручы яки алоэ белән тынычландыручы маскалар яхшы.
– Тән тиресен тәрбияләүгә кагылышлы тагын нинди киңәшләрегез бар?
– Дымландыру өчен сулы лосьоннарны һәм майсыз кремнарны кулланыгыз. SPFлы кремнарны муенга һәм декольте өлешенә дә сөртергә онытмагыз. Депиляциядән соң спиртсыз пантеноллы кремнар ярдәм итә.
Фото – Алинә Гыйльманованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев